XV Дөньякүләм «Әдәби марафон» (#әдәбимарафон)

«Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) дөньякүләм проекты 2017 елның сентябрь аеннан башлап квартал саен үткәрелә. 

Проектның төп максаты: кешеләрдә яхшы гадәт – татарча әдәби әсәрләр, китап/журналлар уку гадәтен формалаштыру аша татар шәхесен камилләштерү. Проект барышында марафонда катнашучылар вакытны дөрес файдаланырга, үзара яхшы мөгаләмәдә булырга һәм ярдәмләшергә өйрәнәләр, яңа дуслар табалар, татар интернетын файдалы мәгълүмат – татар китапларыннан кызыклы һәм файдалы өзекләр белән баеталар һәм, рухларын һәм белемнәрен ныгытып, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешә башлыйлар.

Проектның төп оештыручылары: Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге.

Проектның төп партнёрлары: Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясеТатарстан китап нәшрияты һәм «Китап» радиосы. Башка юридик һәм физик затлар да проектны оештыруда һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында партнер сыйфатында катнаша һәм ярдәм итә алалар.

Бәйгенең үткәрелү вакыты: һәр квартал саен. Әдәби марафон 1 гыйнвар, 1 апрель, 1 июль (мәктәп укучылары өчен генә), 1 октябрь көннәрне башланып китә һәм 21 көн дәвамында бара; марафонда дөньяның төрле почмакларыннан татарча яза һәм укый алган һәркем катнаша ала

XV #әдәбимарафон үткәрелү вакыты: 2021 елның 1-21 апреле.

Гадәт якынча 21 көн дәвамында формалаша дигән фикер бар. Проект кысаларында һәрбер марафончыга 21 көн дәвамында татарча китаплар/журналлар (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укырга һәм укыган әлеге әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзек(ләр)не ВКонтакте яисә Инстаграм социаль челтәрләрендә үз сәхифәсендә башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр һ.б. төр медиафайллар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән хатасыз язып урнаштырырга кирәк (!!!). Шулай ук, бу хэштегларга өстәп китап авторын, китап яисә журнал исемен, нәшриятны үз эченә алган башка татарча хэштегларны да кулланырга тәкъдим ителә (мәсәлән, #ХәсәнТуфан, #кайсыгызныңкулыҗылы, #идел, #казанутлары, #безнеңмирас, #татарстанкитапнәшрияты һ.б.).

XV #ӘДӘБИМАРАФОН проектында катнашу һәм финалга үтү өчен:

  1. Әлеге нигезләмәне игътибар белән (!) укып чыгыгыз.
  2. Әдәби марафонның рәсми берләшмәсе яңалыкларына язылыгыз: vk.com/adabimarathon.
  3. Оештыручыларның ВКонтакте һәм/яисә Инстаграм-аккаунтларына язылыгыз:
  1. Татарча хаталарсыз аралашу өчен компьютерыгызга (ноутбукка, планшетка) һәм смартфоныгызга татар клавиатурасы урнаштырыгыз (инструкция). Шулай ук ВКонтакте социаль челтәрендә дә аралашу өчен татарча интерфейс сайларга тәкъдим итәбез. Әдәби марафончыга татар телен бозып язып аралашу рөхсәт ителми!
  2. Әдәби марафонның рәсми берләшмәсендәге (vk.com/adabimarathon) марафон башлану игълан ителгән игълан-яңалыкка комментарийларда «+» тамгасы белән беррәттән татар телендә исем-фамилиягезне, яшегезне, кайсы төбәктән/шәһәрдән/районнан булуыгызны язып катнашырга теләк белдерегез һәм әлеге яңалык белән уртаклашыгыз. Башка кеше өчен гариза тапшырырга ярамый - һәр кеше үз аккаунтыннан катнашырга үзе генә теләк белдерә ала (13 яше тулмаган һәм шәхси аккаунты булмаган үзегезнең балаларыгыз өчен генә гариза тапшырырга мөмкин, һәм алар марафонда Сезнең аккаунттан катнашачак, дигән сүз).
  3. 21 көн дәвамында көн саен кимендә 10-15 минут татарча китап/журнал (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укыгыз һәм әлеге әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзекне ВКонтакте яисә Инстаграм социаль челтәрендә үз сәхифәгездә дусларыгызны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр/видеоязмалар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән урнаштырыгыз (марафонда катнашучы әдипләр башка әдипләрнең иҗаты белән танышырга тиеш, ягъни үзләрен таныту белән шөгыльләнергә тиеш түгелләр).
  4. Әдәби марафонның рәсми берләшмәсе (vk.com/adabimarathon) яңалыкларын күзәтеп барыгыз. Әдәби марафон башланып берничә көн үткәч (катнашучылар төгәл билгеле булып, катнашмаучылар төшеп калгач), марафончылар өчен махсус сайтта яисә ВКонтакте социаль челтәрендә аерым аралашу мәйданчыгы (чат) оештырыла, чатка бары тик марафонда катнашырга теләк белдергән, марафонда катнаша башлаган, профиле ачык булган һәм проектның идея авторы Раил Гатауллин (vk.com/belem) белән ВКонтакте социаль челтәрендә дус булган кешеләр генә кабул ителә (дус булмаган кешеләрне чатка/әңгәмәгә чакыру мөмккин түгел). Шул рәвешле, китап укучылар өчен үзара аралашу, фикер алышу, үзара ярдәмләшү һәм оештыручылардан даими мөһим мәгълүмат алу мәйданчыгы булдырылачак. Тагын бер мәгълүмат каналы булып әдәби марафоннның Телеграмдагы шәхси каналын санарга мөмкин: t.me/adabimarathon

Бәйгегә нәтиҗәләр марафон тәмамлангач (21 көн узгач) ясала, нәтиҗәләрне проектны оештыру комитеты (Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан язучылар берлеге вәкилләре) ясый. Финал тантанасына 21 көн дәвамында онлайн-марафонда барлык таләпләрне үтәп катнашкан китап укучылар гына чакырулы.

XIV һәм XV #әдәбимарафоннарның финалистлары июль аенда #әдәбисабантуена чакырылачак, дип планлаштырыла. Финал тантанасында, дипломнар һәм бүләкләр тапшыру белән беррәттән, танылган татар язучылары, шагыйрьләр, драматурглар һәм башка күренекле татар шәхесләре белән очрашу үткәрелә, Татарстан китап нәшриятында һәм башка татар нәшриятларда яңа нәшер ителгән китаплар белән таныштыру оештырыла.

Тугызынчы марафоннан башлап иң күп марафончы катнашкан районга бәйгенең кубогы тапшырыла, шулай ук иң актив мәктәп мини-кубок белән бүләкләнә, ә татар әдәбиятына карата иң нык кызыксыну уяткан (аеруча – балаларда!) һәм мәхәббәт тәрбияләгән, үзе артыннан бик күп кешене ияртә алган кешеләр #әдәбиәйдаман статусына ия булалар. Барлык әлеге бүләкләрне Татарстан Республикасы дәүләт/хөкүмәте вәкиле тапшыра. Унберенче марафоннан башлап марафонда катнашучыларның их яхшы иҗат җимешләре сайлап алып «Миллион татар» журналында урнаштырыла.

Марафон барышында #әдәбимарафон проектына карата тискәре фикерләр тудырган (мәсәлән, марафонда катнашуны танышларына көчләп таккан), накрутка ясаган, туган телгә карата тискәре караш тудырган һ.б. шундый тискәре гамәлләр башкарган марафончылар финал тантанасына чакырылмаячаклар. Шулай ук, кеше язмаларыннан файдаланган, үзе китап укымаган «катнашучылар», әлеге факт ачылган очракта, финалга кертелмиләр.

Марафон барышында урнаштырылган татарча әдәби әсәрләрдән өзекләр белән ВКонтакте челтәрендә яисә Инстаграмда #әдәбимарафон хэштегы буенча күчеп танышырга мөмкин. Әдәби марафон (#әдәбимарафон) проекты, аның кагыйдәләре турында актуаль мәгълүмат Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында (tat-i.net/tt) урнаштырылган.

Һәр китап укучы марафон барышында үзе укып урнаштырган әсәрләрен #әдәбимарафон хэштегы белән башка социаль челтәрләрдә дә (Facebook, Одноклассники һ.б.) кабатлап урнаштыра, шул рәвешле проектны тагын да ныграк популярлаштыра ала.

Һәр кулланучы #әдәбимарафон кысаларында үз төбәгендә яисә үз милләте өчен франшиза буларак шундый ук таләпләргә буйсынган үз марафонын оештыра һәм Татнетны үстерү фонды ярдәменнән файдалана ала. Әлеге франшизадан (ярдәмнән) файдалану өчен оештырыла торган яңа марафонның хэштегы #әдәбимарафон хэштегына үз төбәгеңнең (ил, район, шәһәр, авыл, ...) исемен өстәп ясала. Мәсәлән: #әдәбимарафонОмск, #әдәбимарафонКукмара, #әдәбимарафонИжау #әдәбимарафонАвстралия, ... .

ӘДӘБИ МАРАФОНЧЫЛАР ГИМНЫ

РӘСМИ ТӨРКЕМ

ПРОЕКТ РОССИЯКҮЛӘМ I ДӘРӘҖӘ ДИПЛОМГА ЛАЕК

Фикерләр

Аватар пользователя Гульнур-
+Насибуллина Гульнур Нурсаит кызы, Татарстан Республикасы Баулы районы, Татар Кандыз авылы,46 яшь. Вконтакте
Аватар пользователя tatidara
Зинһар, 5 нче пунктны укыгызчы...

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353