ФОНД ЭШЧӘНЛЕГЕ

  • Дүшәмбе, 27 Ноя
    Әдәби марафончылар тантанага Кәрим Тинчурин театрына җыелачак!

    Бу көннәрдә XXV #ӘдәбиМарафон проекты финалистларын бүләкләү тантанасының кайчан һәм кайда узачагы билгеле булды. Ул 13 декабрь көнне Кәрим Тинчурин театрында узачак. Тантанага килгән марафончылар өчен китап күргәзмәсе оештыру да планлаштырылган. Шулай ук, тантанадан соң, теләгән марафончылар өчен театр буенча эксурсия оештырыла, ә кич 18:30 сәгатьтә "Хыялый" спектаклен карарга мөмкин булачак. Пушкин картасы белән спектакль караган балаларның Тинчурин театры үткәргән бүләк уйнатуда смартфон оту мөмкинлеге дә бар.

  • Дүшәмбе, 20 Ноя
    "Белем җәүһәрләре" тантанасы IT-паркта үтәчәк (+гаризалар кабул итү вакыты озайтылды)

    Хөрмәтле Татнетны үстерүчеләр һәм бәйгедә катнашучылар!

    «Белем җәүһәрләре – 2023» XIV Дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесе финалистларын бүләкләү тантанасы үткәреләчәк урын һәм аның датасы билгеләнде: Тантана 18 декабрь көнне Казан шәһәре, Петербург урамы, 52 адресы буенча урнашкан IT-парк бинасында, "Точка кипения"нең "Казан" залында үткәреләчәк.

  • Чәршәмбе, 15 Ноя
    Татнетны үстерү фонды ярдәме белән «Күңелем сәйләннәре» җыентыгы дөнья күрде

    Быел «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы ярдәме белән Казан шәһәре Киров районының «7нче катнаш төрдәге «Алтын хыял» билингваль балалар бакчасы»нда «Күңелем сәйләннәре» төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесе үткәрелгән иде. «Белем радиосы» балалар һәм яшүсмерләр интернет-радиосы да әлеге конкурсның партнеры булды – иң яхшы дип саналган чыгышлар радио студиясендә яздырылды һәм "Күңел түрен

Фонд турында

Татнетны үстерү фонды турында гомуми мәгълүмат

Татнетны үстерү фондына нигез 2013 елның 27 мартында түбәндәге максатлардан чыгып салынды: 

  • Интернет челтәренең татар сегментын үстерүгә юнәлтелгән фәнни, белем бирү, мәдәни, тарихи һәм башка төр иҗтимагый файдалы интернет-проектларны үстерүгә ярдәм итү;
  • татар телле мәгълүмати һәм интернет-технологияләр өлкәсендә фәнни эзләнүләр алып баруда катнашу һәм ярдәм күрсәтү;
  • Интернет челтәрендә татар телендә эшләп килгән фәнни-белем бирү проектларына ярдәм итү;
  • татарча мәгълүмати технологияләрне һәм Интернет челтәренең татар сегментын үстерүгә багышланган симпозиумнар, конференцияләр, конкурслар, семинарлар, вебинарлар һәм башка шундый чаралар оештыру.
Subscribe to Front page feed

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2023. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353