Татнетны үстерү фондына нигез 2013 елның 27 мартында түбәндәге максатлардан чыгып салынды:
- Интернет челтәренең татар сегментын үстерүгә юнәлтелгән фәнни, белем бирү, мәдәни, тарихи һәм башка төр иҗтимагый файдалы интернет-проектларны үстерүгә ярдәм итү;
- татар телле мәгълүмати һәм интернет-технологияләр өлкәсендә фәнни эзләнүләр алып баруда катнашу һәм ярдәм күрсәтү;
- Интернет челтәрендә татар телендә эшләп килгән фәнни-белем бирү проектларына ярдәм итү;
- татарча мәгълүмати технологияләрне һәм Интернет челтәренең татар сегментын үстерүгә багышланган симпозиумнар, конференцияләр, конкурслар, семинарлар, вебинарлар һәм башка шундый чаралар оештыру.
Фондның миссиясе:
- Интернет челтәрендә татар телле интернет-проектларның санын һәм сыйфатын арттыру юлы белән татар телен саклау һәм үстерү, татар телен куллану даирәсен киңәйтү.
Фондка нигез салыну вакыты:
- 2013 нче елның апрель ае.
Фондның учредителе һәм башкаручы директоры: