Фондның рәсми документлары

"Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы уставы

1. ГОМУМИ НИГЕЗЛӘМӘЛӘР

1.1. "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы (алга таба - Фонд) әгъзалыгы булмаган, ирекле мөлкәт кертемнәре нигезендә гамәлгә куелган, мәгариф, фән, социаль, хәйрия, мәдәни һәм Уставта каралган башка җәмгыятькә файдалы максатларга юнәлтелгән коммерция өлкәсенә карамаган оешма булып тора.

1.2. Оешманың рус телендә тулы исеме: Некоммерческая организация «Фонд развития Татнета». 

Оешманың рус телендә кыскартылган исеме: «Фонд развития Татнета».

Оешманың татар телендә тулы исеме: «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы.

Оешманың татар телендә кыскартылган исеме: «Татнетны үстерү фонды».

Оешманың инглиз телендә тулы исеме: «The Development Fund of Tatnet» non-commercial organization.

Оешманың инглиз телендә кыскартылган исеме: «The Development Fund of Tatnet».

1.3. Фонд үз эшчәнлеген Россия Федерациясе Конституциясенә, Россия Федерациясе Гражданнар кодексына, "О некоммерческих организациях" федераль законына, Россия Федерациясе законнарына һәм әлеге Уставка туры китереп алып бара.

1.4. Фондны гамәлгә куючы - Россия Федерациясе гражданины Гатауллин Раил Мәүлет улы.

1.5. Фондның урнашу урыны аның дәүләт теркәвендәге урыны белән билгеләнә.

Фондның юридик адресы (урнашу урыны): 420021, Казан шәһәре, Париж Коммунасы урамы, 6.

Фондның почта адресы: 420139, Казан шәһәре, Имәнлек урамы, 3а, 55.

1.6. Фондның эшчәнлек сроклары чикләнмәгән.

1.7. Фонд законда каралган тәртиптә юридик зат буларак дәүләт теркәвен узганнан соң төзелгән булып исәпләнә, үз милкендә аерымланган мөлкәте бар, йөкләмәләре алдында ул әлеге мөлкәте белән җавап тота, үз исеменнән мөлкәт һәм мөлкәткә карамаган шәхси хокукларны сатып алырга һәм гамәлгә ашырырга, йөкләмәләр үтәргә, суд органнарында гариза бирүче һәм җавап бирүче булырга мөмкин.

2. ФОНДНЫҢ ХОКУКЫЙ СТАТУСЫ

2.1. Фонд мөстәкыйль балансын, татар һәм рус телләрендә исеме күрсәтелгән түгәрәк мөһер һәм штамп, тиешле тәртиптә теркәлгән эмблема, хисап, валюта һәм башка исәпләр булдырырга хокуклы.

2.2. Фонд Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары белән тыелмаган, әлеге Уставта каралган Фонд эшчәнлеге максатларына туры килгән эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнә ала. Эшмәкәрлек эшчәнлеген алып бару максатыннан Фонд хуҗалык җәмгыятьләре оештырырга яисә аларда катнашырга хокуклы.

2.3. Фонд үз максатларын гамәлгә ашыру өчен хезмәт килешүе шартларында физик затларны эшкә алырга хокуклы.

2.4. Үз эшчәнлеген алып барганда, Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән тәртиптә һәм шартларда, Фонд түбәндәге хокукларны тормышка ашыра:

  • юридик һәм физик затлар, шул исәптән чит ил затлары белән төрле формада һәм рәвештә килешүләр төзи;
  • уставта каралган максатларда мөлкәтне сатып яисә аерып ала;
  • Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән тәртиптә үз ирке белән эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнә;
  • юридик затларның эшчәнлек максатларына туры килгән барлык гражданлык хокукларыннан файдалана һәм тиешле гражданлык йөкләмәләрен үти;
  • әлеге Уставта каралган максатларга ирешү максатыннан Фонд башка коммерцияле булмаган оешмалар төзи, ассоциацияләргә һәм созларга керә ала.

2.5. Фонд үз исеменнән мөлкәт һәм мөлкәткә карамаган шәхси хокукларны сатып алырга, гомуми юрисдикциядәге, арбитраж һәм третейский судларда гариза бирүче һәм җавап бирүче булырга мөмкин.

2.6. Фонд Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә үз филиалларын һәм вәкиллекләрен ачарга хокуклы. Филиаллар һәм вәкиллекләр Фонд исеменнән Попечительләр Советы белән расланган Нигезләмәләр белән билгеләнгән тәртиптә эш йөртәләр.

2.7. Фондның йөкләмәләренә түбәндәгеләр керә:

  • үз мөлкәтен файдалану турында ел саен басма рәвештә хисап тоту;
  • Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән тәртиптә бухгалтерлык һәм статистика хисапларын алып бару.

2.8. Фонд үз эшчәнлеген Татарстан Республикасы хөкүмәт органннары, урындагы җирле үзидарәләр, иҗтимагый оешмалар белән берлектә оештырып алып бара. Әлеге органнар белән үзара бәйләнешләрне координацияләүне гамәлгә куючы оештырып алып бара.

2.9. Фонд үз йөкләмәләре буенча мөлкәте белән җавап бирә, аңа Россия Федерациясе законнары нигезендә түләттерү таләбе куелырга мөмкин.

3. ФОНДНЫҢ МАКСАТЛАРЫ, БУРЫЧЛАРЫ ҺӘМ ЭШЧӘНЛЕК ТӨРЛӘРЕ

3.1. Фондның максатлары республика һәм федераль бюджетлардан, ирекле түләүләр һәм закон белән тыелмаган башка төр керемнәр нигезендә мөлкәт формалаштыру һәм аларны түбәндәге эшләрне башкаруга юнәлтүдән гыйбарәт:

  • Интернет челтәренең татар сегментын үстерүгә юнәлтелгән фәнни, белем бирү, мәдәни, тарихи һәм башка төр иҗтимагый файдалы интернет-проектларны үстерүгә ярдәм итү;
  • татар телле мәгълүмати һәм интернет-технологияләр өлкәсендә фәнни эзләнүләр алып баруда катнашу һәм ярдәм күрсәтү;
  • татар телендә эшләп килгән фәнни-белем бирү проектларына ярдәм итү;
  • татарча мәгълүмати технологияләрне һәм Интернет челтәренең татар сегментын үстерүгә багышланган симпозиумнар, конференцияләр, конкурслар, семинарлар, вебинарлар һәм башка шундый чаралар оештыру.

3.2. Фонд барлык төр эшчәнлеген Россия Федерациясе территориясендә дә, аннан читтә дә алып бара ала. Фондның төп эшчәнлек төрләре:

  • Интернет челтәрендә татар сегментының мәгълүмати һәм технологик үсешенә булышлык күрсәтү;
  • татар фәне, мәгарифе һәм мәдәнияте үсешенә булышлык күрсәтү;
  • татар телендәге эшләнмәләрне, идеяләрне, проектларны, телекоммуникацион челтәрләрдә куллану өчен отышлы булган башка шундый мөмкинлекләрне ачыклау һәм гамәлгә ашырырга булышу;
  • Татарстан Республикасы халкының татарча компьютер һәм тел грамоталылыгын үстерүгә булышлык күрсәтү;
  • Интернет челтәрендә массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә булышлык күрсәтү;
  • Интернет челтәрендә интеллектуаль милекне саклауга булышлык күрсәтү;
  • Интернет челтәрендә домен исемнәрен һәм адресларны теркәү белән бәйле эшчәнлеккә булышлык күрсәтү;
  • татар телендә элемтә һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә фәнни эзләнүләр оештыру һәм ярдәм күрсәтү;
  • Фондның максатларына туры килгән симпозиумнар, конференцияләр, семинарлар, күргәзмәләр, смотрлар, фестивальләр, бәйгеләр, презентацияләр, аукционнар, башка чаралар, шул исәптән дөньякүләм чаралар оештыру һәм үткәрү;
  • Татарстан Республикасында һәм аннан читтә Интернет челтәренең татар сегментын үстерү белән бәйле проектларга булышлык күрсәтү;
  • гамәлдәге законнарга каршы килмәгән һәм Фонд максатларына туры килгән башка төр эшчәнлек алып бару.

3.3. Устав белән билгеләнгән төп эшчәнлек юнәлешләрен гамәлгә ашыру өчен Фонд:

  • ирекле түләүләр һәм закон белән тыелмаган башка төр керемнәр нигезендә мөлкәт формалаштыра;
  • үз эшчәнлеге турында ирекле рәвештә мәгълүмат тарата;
  • хөкүмәтнең дәүләт һәм муниципаль органнары белән бәйләнештә тора;
  • финанс һәм матди ярдәм (шул исәптән чит ил юридик һәм физик затларыннан) җәлеп итүгә юнәлтелгән чаралар уздыра;
  • билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган Интернет челтәренең татар сегментын үстерүгә булышлык күрсәтүне максат итеп куйган программаларда катнаша;
  • Интернет челтәренең татар сегментын үстерүгә ярдәм итүне максат итеп куйган проектларны финанслый;
  • нәшер итү эшчәнлеген, мәгълүмати хезмәт күрсәтүне башкара;
  • өстә санап үтелгән максатларны гамәлгә ашыру өчен таләп ителгән хуҗалык эшчәнлеген һәм башка төр эшчәнлекне башкара.

3.4. Үз эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен, кирәк булганда, Фонд законда билгеләнгән тәртиптә лицензияләр, рөхсәт кәгазьләре һәм башка төр рөхсәт документларын ала.

4. ФОНД МӨЛКӘТЕ ҺӘМ АНЫ ФОРМАЛАШТЫРУ ТӘРТИБЕ

4.1. Фондның акча рәвешендә яисә башка рәвештә мөлкәтен формалаштыру чыганаклары:

  • гамәлгә куючы тапшырган һәм гамәлгә куючы тарафыннан закон белән билгеләнгән тәртиптә кертелеп тора торган мөлкәт;
  • Фондның эшмәкәрлек эшчәнлеге китергән керемнәр;
  • федераль һәм республика бюджетларыннан, РФ субъектлары бюджетыннан, урыннардагы бюджеттан һәм бюджеттан тыш фондлардан килгән керемнәр;
  • оешмалардан, барлык төр предприятиеләрдән, физик затлардан, шул исәптән чит ил затларыннан килгән ирекле түләүләр;
  • товар сату, эш башкару яисә хезмәт күрсәтүдән килгән керемнәр;
  • акцияләр, облигацияләр, башка төр кыйммәтле кәгазьләр буенча дивидендлар (керемнәр, процентлар);
  • гамәлдәге законнар белән тыелмаган башка төр чыганаклар.

4.2. Фонд үз милке хокукында биналар, корылмалар, интеллектуаль милек, кыйммәтле кәгазьләр, сумнарда һәм валютада акча һәм РФ законнары белән тыелмаган башка төр мөлкәткә ия була ала.

4.3. Гамәлгә куючысы тарафыннан Фондка тапшырылган мөлкәт Фонд милке булып тора. Гамәлгә куючы үзе оештырган Фонд йөкләмәләре буенча, ә Фонд үзенең гамәлгә куючысы йөкләмәләре буенча җавап бирми.

4.4. Фонд үзе сатып алган яисә гражданнар, предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр биргән мөлкәт, шул исәптән акчалар, акцияләр һәм башка төр кыйммәтле кәгазьләр Фонд милке булып торалар.

4.5. Фонд үз йөкләмәләре буенча үзенең мөлкәте белән җавап бирә.

4.6. Фондның барлык мөлкәте, эшмәкәрлек эшчәнлеге юлы белән килгән керемнәре аның үз милке булып тора һәм гамәлгә куючы тарафыннан бүленеп алыныла алмый.

4.7. Фонд үз мөлкәте белән билгеләнгән тәртиптә һәм бары тик уставта каралган максатларда гына файдалана.

5. ФОНД БЕЛӘН ИДАРӘ

5.1. Фондның иң югары идарә итү органы - Гамәлгә куючы (Учредитель).

5.1.1. Фондның иң югары идарә итү органының төп функциясе - максатларга ирешүне тәэмин итү һәм контрольдә тоту.

5.1.2. Гамәлгә куючы Фонд эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләрен, мөлкәтне формалаштыру һәм файдалану принципларын билгели, озак срокка программаларны раслый.

5.1.3. Гамәлгә куючы башкаручы органнарны билгели һәм эшеннән азат итә, Попечительләр советы составын формалаштыра, аңа яңа әгъзалар чакырып кертә, үз карары белән аларны вәкаләтләреннән ала.

5.1.4. Гамәлгә куючы Попечительләр советы тәкъдимнәрен исәпкә алып Фондның Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертә, Фонд Уставын яңа редакциядә раслый.

5.2. Попечительләр советы - Фондның күзәтүче идарә органы.

5.2.1. Фондның Попечительләр советы (алга таба - Попечительләр советы) Фондның эшчәнлегенә, Фонд мөлкәтен файдалануга, Фондның законнарны һәм әлеге Уставны үтәвенә күзәтчелек итә.

5.2.2. Попечительләр советы Фондның гамәлгә куючысы тарафыннан оештырыла. Попечительләр советының әгъзалары саны 3 (өч) кешедән ким һәм 12 (унике) кешедән артык була алмый. Попечительләр советында әгъзалык срогы регламент белән чикләнмәгән.

5.2.3. Попечительләр советын аның рәисе җитәкли, ул Попечительләр советы тарафыннан совет әгъзалары арасыннан 3 (өч) елга сайлана. Попечительләр советында әгъзалар саны 7 (җиде) яисә аннан артык булган очракта аермачык рәиснең урынбасары да сайланыла.  

5.2.4. Попечительләр советы составына авторитетка ия булган, ихтирамга лаек һәм Фонд алдында куелган максатларга ирешүдә ярдәм күрсәтергә теләгән компетент шәхесләр чакырыла. 

5.2.5. Попечительләр советы утырышлары елына кимендә бер мәртәбә һәм мөһим мәсьәләләрне хәл итү кирәк булганда үткәреләләр. Попечительләр советы утырышы аның кайсы да булса әгъзасы, гамәлгә куючысы яисә башкаручы директоры инициативасы белән үткәрелә ала.

5.2.6. Фондның Попечительләр советы утырышы, әгәр дә анда аның әгъзаларының яртысыннан күбесе катнашса, хокуклы була (кворумы була). Попечительләр советы утырышын аның рәисе яисә рәис урынбасары алып бара.

5.2.7. Попечительләр советы утырышының көн тәртибе аның рәисе тарафыннан Фондның башкаручы директоры яисә утырышны үткәрү инициативасы күрсәткән совет әгъзасы тәкъдимнәрен исәпкә алып төзелә.

5.2.8. Попечительләр советы әгъзаларына утырышка чакыру кәгазе һәм көн тәртибе турында мәгълүмат аның рәисе тарафыннан утырышны үткәрү көненә ким дигәндә ун көн кала алдан җибәрелә.

5.2.9. Попечительләр советының башка әгъзасына утырышта катнашып көн тәртибендәге сораулар буенча тавыш бирү хокукы бары тик гади формада язылган рөхсәт кәгазе нигезендә генә мөмкин.

5.2.10. Попечительләр советының һәр әгъзасы бер тавышка ия. Попечительләр советы карарлары утырышта катнашкан совет әгъзаларының күпчелек тавышы белән кабул ителә һәм Попечительләр советы рәисе тарафыннан имзалана.

5.2.11. Попечительләр советы карары утырыш үткәрми генә, читтән торып тавыш бирү юлы белән кабул ителергә мөмкин. Мондый төр тавыш бирү почта, телеграф, телетайп, телефон, электрон почта яисә башка шундый җибәрелә торган мәгълүматның аутентификациясен, документаль раславын билгеләп була торган элемтә чарасы ярдәмендә башкарылырга мөмкин. 

5.2.12. Попечительләр советы компетенциясенә түбәндәгеләр керә:

  • гамәлгә куючының Фонд Уставына кертә торган үзгәртүләре белән килешү;
  • Фондның гамәлгә куючысына Фондның эшчәнлеге өчен программалар һәм эшчәнлек юнәлешләрен, мөлкәтне формалаштыру һәм файдалану принципларын тәкъдим итү, Фонд эшчәнлеге һәм башка сораулар буенча тәкъдимнәр кертү;
  • башкаручы директор тарафыннан әзерләнгән Фонд бюджеты һәм Фондның финанс планы, аның еллык хисаплары һәм бухгалтерлык балансы белән танышу, аларга тәкъдимнәр кертү һәм килешү;
  • Фонд эшчәнлегенә аудит үткәрү турында карар кабул итү һәм аудиторны (аудиторлык оешмасын) раслау;
  • Фонд эшчәнлеген, Фондның мөлкәтен һәм милкен файдалануны күзәтеп тору;
  • Фондның яхшы эшлекле репутациясен тәэмин итү һәм контрольдә тоту;
  • гамәлдәге законнар һәм әлеге Устав белән билгеләнгән Фондның максатларына ирешү өчен таләп ителгән башка мәсьәләләрне хәл итү.

5.2.13. Попечительләр советы әгъзалары:

  • теге яисә бу сорау буенча карар кабул иткәндә Фондның максатларын күз алдында тотып эш итәргә тиешләр;
  • Фондның конфиденциаль мәгълүматын читкә чыгармаска тиешләр;
  • гамәлдәге законнар, әлеге Устав һәм Фондның эчке документлары белән каралган башка хокукларга ия.

5.2.14. Попечительләр советыннан чыгу:

  • шәхси гариза;
  • гамәлгә куючы карары белән мөмкин.

5.3. Башкаручы директор

5.3.1. Башкаручы директор - Фондның бердәнбер башкаручы идарә органы. Ул Фонд эшчәнлеге белән идарә итә һәм Фондның идарә органнары алдында хисап тота.

5.3.2. Фондның башкаручы директоры гамәлгә куючы тарафыннан эшкә алына һәм эшеннән азат ителә. Башкаручы директор әлеге вазифага 5 елга билгеләнә.

5.3.3. Башкаручы директорның компетенцияләре:

  • Фонд эшчәнлеге белән җитәкчелек итү, Фондның максатларына ирешүне тәэмин итү, үз компетенциясе кысаларында Попечительләр советы карарларын үтәү;
  • Фонд исеменнән эшләрне таныкламасыз алып бару, барлык дәүләт хакимияте органнары, оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр алдында, үз компетенциясе кысаларында Фонд эшчәнлеге белән бәйле сораулар һәм мәсьәләләр буенча кызыксынуларын яклау;
  • Попечительләр советы утырышларын оештыруда катнашу, фикер алышу өчен сораулар әзерләү;
  • Фонд эшчәнлегенең хисабын формалаштыру, Попечительләр советы соравы буенча Фонд эшчәнлеге белән бәйле мәгълүматны әзерләп бирү;
  • Фондның штатлар расписаниесен раслау, закон белән билгеләнгән тәртиптә кешеләрне эшкә алу һәм эшләреннән азат итү, алар арасында вазифаларны бүлеп бирү;
  • Фондның акчалары һәм мөлкәте белән җитәкчелек итеп эш йөртү, аларны файдалануга җаваплы булу;
  • үз компетенциясе кысаларында Фондның эшчәнлеге һәм эшчәнлеген тәэмин итү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү.

6. ФОНДНЫҢ УСТАВЫНА ҮЗГӘРТҮЛӘР ҺӘМ ӨСТӘМӘЛӘР КЕРТҮ

6.1. Әлеге Устав белән аңа үзгәртүләр һәм өстәмәләр кертү мөмкинлеге каралган.

6.2. Уставка үзгәртүләр һәм өстәмәләр кертү гамәлгә куючы компетенциясендә.

6.3. Фондның Уставына үзгәртүләр һәм өстәмәләр кертү россия законнары белән билгеләнгән тәртиптә дәүләт теркәвен узарга тиеш һәм бары тик теркәү узганнан соң гына үз көченә керәләр.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353