• Дүшәмбе, 21 Сен
    XXXVII Дөньякүләм «Әдәби марафон» проектына гаризалар кабул итү ачык!

    Әлеге заманча проект даими рәвештә әдәби әсәрләр уку гадәтен формалаштыру аша татар телен саклау һәм үстерү, Интернет челтәрен татар әдәби әсәрләреннән кызыклы һәм файдалы өзекләр белән баету, татарларда максат кую һәм максатка ирешү күнекмәләрен булдыру, татар халкын берләштерү, аны грамоталы һәм киң карашлы итү, халыкның рухын ныгыту, әдәби җәүһәрләрне буыннан-буынга тапшыру максатыннан үткәрелә. Әдәби марафон:

  • Дүшәмбе, 27 Июл
    XXXVI Дөньякүләм #ӘдәбиМарафон нәтиҗәләре

    Хөрмәтле китап сөючеләр! Яшь әдәбият сөючеләр һәм аларның апа-абыйлары, әти-әниләре, әби-бабайлары!

    XXXVI Дөньякүләм #ӘдәбиМарафон тәмам һәм аның нәтиҗәләрен игълан итәр вакыт җитте!

    Әлеге марафонда Татарстан Республикасыннан кала шулай ук Италиядән, Үзбәкстаннан, Швециядән, күп милләтле Россия Федерациясенең Башкортстан, Марий Эл, Удмуртия республикаларыннан, Ханты-Мансийск автоном округыннан, Киров, Омск, Пенза, Самара, Саратов, Свердловск, Төмән, Ульяновск өлкәләреннән, Пермь краеннан, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Иваново шәһәрләреннән татар әдәбиятын сөючеләр катнашты.

  • Сишәмбе, 23 Июн
    XXXVI ДӨНЬЯКҮЛӘМ «ӘДӘБИ МАРАФОН» проектына гаризалар кабул итү ачылды

    "Әдәби марафон" проекты янә әдәбият сөючеләрне кулга китап алырга һәм татар әдәбиятын танытырга чакыра!

    Бүген XXXVI ДӨНЬЯКҮЛӘМ «ӘДӘБИ МАРАФОН» проектына гаризалар кабул итү ачылды: https://vk.com/adabimarathon.

    Гадәттәгечә, җәйге Әдәби марафон, иң беренче чиратта, балалар һәм яшүсмерләр өчен үткәрелә. Ә инде үзләренең уллары һәм кызлары, оныклары белән аларның әти-әниләре, әби-бабайлары һәм апа-абыйлары да катнаша ала.

Фонд турында

Татнетны үстерү фонды турында гомуми мәгълүмат

Татнетны үстерү фондына нигез 2013 елның 27 мартында түбәндәге максатлардан чыгып салынды: 

  • Интернет челтәренең татар сегментын үстерүгә юнәлтелгән фәнни, белем бирү, мәдәни, тарихи һәм башка төр иҗтимагый файдалы интернет-проектларны үстерүгә ярдәм итү;
  • татар телле мәгълүмати һәм интернет-технологияләр өлкәсендә фәнни эзләнүләр алып баруда катнашу һәм ярдәм күрсәтү;
  • Интернет челтәрендә татар телендә эшләп килгән фәнни-белем бирү проектларына ярдәм итү;
  • татарча мәгълүмати технологияләрне һәм Интернет челтәренең татар сегментын үстерүгә багышланган симпозиумнар, конференцияләр, конкурслар, семинарлар, вебинарлар һәм башка шундый чаралар оештыру.
Subscribe to Front page feed

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2026. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420012 Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14
Телефон: +79600456353