2022 елда XXI #әдәбимарафон проектында китап укучылар кайсы авторларны күбрәк укыган

Татнетны үстерү фонды инде 2017 елның көз айларыннан башлап интернет челтәрендә #Әдәбимарафон проектын оештырып бара һәм, һәр марафон тәмамланган саен, үзе өчен интернетта татар әдәбияты үсешенә аналитика ясый.

XXI #әдәбимарафон проекты тәмамлангач та, Татнетны үстерү фонды хезмәткәрләре китап укучыларның кайсы авторларны күбрәк укуларын анализлап чыктылар. Әлеге марафонның нәтиҗәләре белән сезне дә таныштырабыз.

XXI #әдәбимарафонда барлыгы 700 гә якын китап укучы катнашты: http://tat-i.net/tt/finalistlar-21. 1 нче октябрьдан 21 нче октябрьга кадәр алар барлыгы 234 авторның китап/әсәрләрен укыганнар, укылган әсәрләр/шигырьләр саны 1200 дән артып китә.

Бүгенге көндә иҗат итүче авторлар арасында түбәндәге язучылар һәм шагыйрьләрнең китаплары/әсәрләре әлеге марафонда аеруча яратып укылган (рейтинг буенча урнаштырыла, аеруча популяр беренче 25 авторны исемлектә урнаштырырга булдык):

  1. Зифа Кадырова 
  2. Айгөл Әхмәтгалиева 
  3. Гөлсинә Галимуллина 
  4. Сания Әхмәтҗанова 
  5. Мәдинә Маликова 
  6. Нәбирә Гыйматдинова 
  7. Гүзәл Галләмова 
  8. Марат Кәбиров 
  9. Илсөяр Иксанова 
  10. Гөлара Шәрипова 
  11. Зөлфәт Хәким 
  12. Рифә Рахман 
  13. Галимҗан Гыйльманов 
  14. Раил Гатауллин 
  15. Факил Сафин 
  16. Гөлүсә Шаһбан 
  17. Рифат Сәлах 
  18. Динә Латыйпова 
  19. Ленар Шәех 
  20. Разил Вәлиев 
  21. Кәрим Кара 
  22. Альфира Кадыйрова-Гайфетдинова 
  23. Әлфия Ситдыйкова 
  24. Шәмсия Җиһангирова 
  25. Рәмзия Габделхакова 

Башка марафоннардан аермалы буларак, бу марафонда катнашучы китап укучылар күбрәк бүгенге көндә безнең арабызда булмаган классик язучылар һәм шагыйрьләрне укуга күчкәннәр. Әлеге китап-әсәрләр барлык укылган әсәрләрнең 29,1 процентын тәшкил итә (элек бу күрсәткеч 25 проценттан артмый иде).

Әдәби марафончылар үз иткән әдипләрне дә рейтинг буенча сезнең игътибарга тәкъдим итәбез:

  1. Фәнис Яруллин 
  2. Роберт Миңнуллин 
  3. Габдулла Тукай 
  4. Шәриф Камал 
  5. Муса Җәлил 
  6. Әмирхан Еники 
  7. Мөхәммәт Мәһдиев 
  8. Илдар Юзеев 
  9. Шәүкәт Галиев 
  10. Нурихан Фәттах 
  11. Абдулла Алиш 
  12. Гаяз Исхакый 
  13. Гәрәй Рәхим 
  14. Әхмәт Фәйзи 
  15. Туфан Миңнуллин 
  16. Габдрахман Әпсәләмов 
  17. Аяз Гыйләҗев 
  18. Хәсән Туфан 
  19. Һади Такташ 
  20. Әнгам Атнабаев

Шулай ук, әлеге марафонда китап укучы балаларның өлкәннәргә караганда чагыштырмасы (пропорциясе) зуррак булуы да күзәтелә.

* Әлеге мәгълүмат XXI #әдәбимарафон проектында катнашучылар тутырган анкеталар нигезендә эшкәртелеп әзерләнде.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353