LiveInternet рейтингында татар сайтлары

Интернет челтәрендә урнашкан сайтларны төрле күрсәткечләр ярдәмендә бәяләргә була. Google’ның PR (PageRank), Яндексның тИЦ кебек күрсәткечләре сайтның никадәр цитаталануын һәм никадәр мөһим булуын билгелиләр. Төрле веб-каталогларда сайтлар, гадәттә, нәкъ менә әлеге “мөһим”лекләре буенча урнаштырылалар. Моңа мисал буларак, Татнет каталогын карый аласыз.

Әмма шулай да, иң мөһим күрсәткечләрнең берсе – сайтның кулланучылары саны. Сайтның кулланучылары даими рәвештә артып килә икән, димәк, сайт белән кызыксыну арта бара, ә сайттагы материаллар кулланучылар өчен кызыклы, дигән сүз. Әлбәттә, барлык әлеге күрсәткечләрне “кара” методлар белән дә арттырып күрсәтеп була. Әмма андый арттыруны эзләү системалары ярыйсы гына тиз ачыклыйлар һәм сайтларга карата санкцияләр кулланыла.

Рунет челтәрендәге сайтларның мөһимлекләре дәрәҗәләрен интернет-компанияләр һәм аерым белгечләр даими анализлап торалар – рейтинглар төзелә, аларның үсеш темплары ачыклана.

Ә Интернет челтәренең татар сегментында эшләр ничек тора соң? Татар сайтларын (татар телендә эшли торган сайтлар, татар версияләре булган сайтлар, күпләп татар ресурсларын үз эченә алган сайтлар) никадәр кулланучы карап һәм укып бара?

Әлеге күрсәткечләр белән танышу өчен Татарстанның үзенең рейтинг билгели торган сайтлары белән таныша аласыз. Tatarstan.net, татинтернет.рф (татарча счетчик та бар!) кебек рейтинглар шундыйлардан.

Тулырак анализ ясау өчен без шактый киң кулланылышта булган LiveInternet рейтингына тукталдык. Бу рейтингта тукталуның сәбәпләре - анда теркәлгән татар сайтлары шактый күп һәм аларны Рунет сайтлары белән чагыштырып карап анализлап була.

Әлбәттә, ВКонтакте социаль челтәренең тулы татар версиясе барлыгын исәпкә алсак, безнең рейтингта берничә дистә ел дәвамында беренче урында әлеге интернет-проект урнашып килер иде, мөгаен. smiley Шуңа күрә дә, рейтингта без күбрәк игътибарны Татарстанда ясалган һәм татарлар ясаган сайтларга юнәлттек.

Сайтларның рейтингы көннән-көн үзгәреп тора, күп кенә интернет-компанияләр әлеге анализны көн саен диярлек башкарып баралар. Без дә әлеге рейтингны мөмкин кадәр ешрак күзәтеп барырга һәм сезгә ирештерергә тырышырбыз.

2014 елның 13 нче февраленә Казанда иң күп кулланыла торган, LiveInternet рейтингында булган 25 татар интернет-проектын рейтинглары (кулланучылары саны) кимү тәртибендә тәкъдим итәбез.

Интернет-проект (URL)

Соңгы 31 көндә Казаннан кулланучылар

саны

%

1

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы (http://tatar-inform.ru)

87421

24

2

tatar.com.ru (http://tatar.com.ru) *

39171

45

3

Intertat.Ru (http://intertat.ru)

38115

46

4

Телерадиокомпания "Татарстан - Новый Век" (http://tnv.ru)

29654

47

5

Татарская электронная библиотека (http://kitap.net.ru) *

22964

53

6

Матбугат.ру (http://matbugat.ru)

20516

68

7

Казанский государственный технический университет им. А.Н.Туполева ( КАИ ) (http://kai.ru) *

12253

60

8

Информационный сайт СМИ Мамадышского муниципального района (http://www.mamadysh-rt.ru)

11209

59

9

Татарский государственный Академический театр имени Г.Камала (http://kamalteatr.ru)

11178

63

10

Татарские свадьбы (http://tuylar.ru)

8746

62

11

Белем.ру - татар телендә интернет-белем үзәге (http://belem.ru)

8718

72

12

"Татар иле" татар социаль челтәре (http://tatarile.org)

8519

58

13

Раннее развитие детей (http://sabyem.ru)

7422

70

14

Газета Слава труду (http://www.bavly-tat.ru)

6022

62

15

Газета Чистопольские известия (http://www.chistopol-rt.ru)

5965

65

16

бала.рф (http://balarf.ru)

5943

74

17

Сайт Балтасинского района (http://baltasi.ru)

5901

74

18

Сайт учителя татарского языка (http://gzalilova.narod.ru)

5675

70

19

Габдулла Тукай (http://gabdullatukay.ru)

5478

55

20

Газета Саба таңнары (http://www.saby-rt.ru)

5349

75

21

ШУБИНО-ВИДЕО.Татарский видео портал (http://ras2203.narod.ru)

5078

28

22

Официальный сайт газеты «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ» (http://beznen.ru)

5064

67

23

Тукмак татарские mp3 (http://tukmak.ru)

4327

41

24

kurshe.ru (http://www.kurshe.ru)

4295

36

25

tatarmp3.ru (http://tatarmp3.ru)

4009

31

* татар версиясе тулы түгел
© Раил Гатауллин, 14.02.2014

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353