XIX Дөньякүләм #әдәбимарафон проекты башланды!!!

Хөрмәтле әдәбият сөючеләр һәм камиллеккә омтылучылар! 

Сезне XIX Дөньякүләм #әдәбимарафон башлану белән тәбрик итәбез! Ул бүген - 1 апрель көнне башланды һәм 21 көн дәвам итәчәк. Финалга чыгу, #әдәбисабантуе нда катнашу өчен, 21 көн дәвамында http://tat-i.net/tt/adabimarafon кагыйдәләрен үтәп, укыган китапларыгыздан өзекләр урнаштырырга һәм алга куйган максатларыгызга ирешергә кирәк.

Бу марафонда оештыручылар номинацияләр дә булдырды. 

XIX #әдәбимарафон кысаларында түбәндәге номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнер дип планлаштырыла:

  • иң күп китап укучы гаилә;
  • иң күп китап укучы нәсел;
  • иң күп китап укучы авыл китапханәсе;
  • иң күп китап укучы мәктәп китапханәсе;
  • иң күп китап укучы район китапханәсе;
  • иң күп китап укучы шәһәр китапханәсе;
  • иң күп китап укучы мәктәп;
  • иң күп китап укучы район;
  • иң күп китап укучы авыл;
  • иң күп китап укучы шәһәр;
  • иң яшь әдәби марафончы;
  • иң өлкән әдәби марафончы;
  • әдәби марафонда катнашкан иң актив әдип (язучы/шагыйрь/драматург);
  • әдәби марафонда катнашкан иң актив журналист;
  • әдәби марафонда катнашкан иң актив сәхнә кешесе (җырчы, артист);
  • әдәби марафонда катнашкан иң актив китапханәче;
  • иң креатив әдәби марафончы;
  • иң актив әдәби әйдаман;
  • иң тугры әдәби марафончы.

Әдәби марафонда катнашу өчен гаризалар https://vk.com/adabimarathon адресы буенча проектның ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми каналда (беркетелгән язма астында комментарийларда + куярга кирәк) 1 апрель, 23:30 сәгатькә кадәр кабул ителә. Катнашырга соңга калмагыз!

Барыбызга да уңышлар теләп, әдәби марафонның оештыру комитеты.

Фикерләр

Аватар пользователя Айгюль
+

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353