XXIII Дөньякүләм «Әдәби марафон» (#әдәбимарафон, 1-21.04.2023)

«Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) дөньякүләм әдәби үзүсеш проекты 2017 елның сентябрь аеннан башлап квартал саен үткәрелә. 

Проектның төп максаты: кешеләрдә яхшы гадәт – татарча әдәби әсәрләр, китап/журналлар уку гадәтен формалаштыру аша татар шәхесен камилләштерү. Проект барышында марафонда катнашучылар вакытны дөрес файдаланырга, үзара яхшы мөгаләмәдә булырга һәм ярдәмләшергә өйрәнәләр, яңа дуслар табалар, татар интернетын файдалы мәгълүмат – татар китапларыннан кызыклы һәм файдалы өзекләр белән баеталар һәм, рухларын һәм белемнәрен ныгытып, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешә башлыйлар.

Проектның төп оештыручылары: Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге.

Проектның төп партнёрлары: Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясеТатарстан китап нәшрияты, "Татмедиа" акционерлык оешмасы, «Китап» радиосы, Белем радиосы, "Аксу" һәм "Халкыбыз мирасы" компанияләре. Башка юридик һәм физик затлар да проектны оештыруда һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында партнер сыйфатында катнаша һәм ярдәм итә алалар.

XVII-XX #ӘДӘБИМАРАФОН ПРОЕКТЛАРЫ 2021/2022 ЕЛДА РОССИЯ ПРЕЗИДЕНТЫ КАРШЫНДАГЫ МӘДӘНИ ИНИЦИАТИВАЛАР ФОНДЫ ГРАНТЫ/ЯРДӘМЕ БЕЛӘН ОЕШТЫРЫЛДЫ.

Бәйгенең үткәрелү даталары: һәр квартал саен. Әдәби марафон 1 гыйнвар, 1 апрель, 1 июль (18 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләр өчен генә), 1 октябрь көннәрне башланып китә һәм 21 көн дәвамында бара; марафонда дөньяның төрле почмакларыннан татарча яза һәм укый алган һәркем катнаша ала

XXIII #әдәбимарафон үткәрелү вакыты: 1-21 апрель 2023 ел.

Гадәт якынча 21 көн дәвамында формалаша дигән фикер бар. Проект кысаларында һәрбер марафончыга 21 көн дәвамында татарча китаплар/журналлар (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укырга һәм укыган әлеге әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзек(ләр)не ВКонтакте социаль челтәрендә үз сәхифәсендә башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр һ.б. төр медиафайллар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге, #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән хатасыз язып урнаштырырга кирәк (!!!). Шулай ук, бу хэштегларга өстәп китап авторын, китап яисә журнал исемен, нәшриятны үз эченә алган һәм рухи үсешкә илтә торган башка татарча хэштегларны да кулланырга тәкъдим ителә (мәсәлән, #ХәсәнТуфан, #кайсыгызныңкулыҗылы, #идел, #казанутлары, #безнеңмирас, #татарстанкитапнәшрияты, #минтатарбаласы, #китапукыйм һ.б.).

XXIII #ӘДӘБИМАРАФОН проектында катнашу һәм финалга үтү өчен:

  1. Әлеге нигезләмәне игътибар белән (!) укып чыгыгыз.
  2. Әдәби марафонның рәсми берләшмәсе/каналына язылыгыз: vk.com/adabimarathon, https://t.me/adabimarathon.
  3. Оештыручыларның ВКонтакте аккаунтларына язылыгыз (теләк буенча):
  1. Татарча хаталарсыз аралашу һәм проектта катнашу өчен компьютерыгызга (ноутбукка, планшетка) һәм смартфоныгызга татар клавиатурасы урнаштырыгыз (инструкция). Шулай ук, ВКонтакте социаль челтәрендә дә аралашу өчен татарча интерфейс сайларга тәкъдим итәбез. Әдәби марафончыга татар телен бозып язып аралашу рөхсәт ителми!
  2. Әдәби марафонның рәсми берләшмәсендәге (vk.com/adabimarathon) марафон башлану игълан ителгән игълан-яңалыкка комментарийларда «+» тамгасы белән беррәттән татар телендә исем-фамилиягезне, яшегезне, кайсы төбәктән/шәһәрдән/районнан булуыгызны, кайсы социаль челтәрдә язмаларны урнаштырачагыгызны язып катнашырга теләк белдерегез һәм әлеге игълан-яңалык белән уртаклашыгыз. Катнашырга теләк белдереп гаризаны башка кеше (күршегез, туганыгыз, укучыгыз һ.б.) өчен тапшырырга ярамый (!) - һәр кеше үз аккаунтыннан катнашырга үзе генә теләк белдерә ала (13 яше тулмаган һәм шәхси аккаунты булмаган үз балаларыгыз өчен генә гариза тапшырырга мөмкин, һәм алар марафонда Сезнең аккаунттан катнашачак - бу 21 көн дәвамында балагызның язмалары Сезнең аккаунтта урнаштырылып барылачак, дигән сүз). Аккаунт ябык булырга тиеш түгел, гариза тапшыруга ук, көйләүләргә кереп аккаунтыгызны ачык итеп үзгәртегез.
  3. 21 көн дәвамында көн саен кимендә 10-15 минут татарча китап/журнал (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укыгыз һәм әлеге әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзекне ВКонтакте социаль челтәрендә үз сәхифәгездә дусларыгызны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр/видеоязмалар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән урнаштырыгыз (марафонда катнашучы әдипләр марафон дәвамында башка әдипләрнең иҗаты белән танышырга тиеш, ягъни үзләрен таныту белән шөгыльләнергә тиеш түгелләр).
  4. Әдәби марафонның рәсми берләшмәсе (vk.com/adabimarathon) яңалыкларын күзәтеп барыгыз. Шулай ук яңалыклар Әдәби марафонның Телеграм'дагы рәсми каналында да (https://t.me/adabimarathon) урнаштырылып барылачак. Әдәби марафон башланып берничә көн үткәч (катнашучылар төгәл билгеле булып, катнашмаучылар төшеп калгач), марафончылар өчен махсус сайтта яисә Телеграм'да аралашу мәйданчыгы (приват чат) оештырыла, чатка бары тик марафонда катнашырга теләк белдергән, марафонда катнаша башлаган, профиле ачык булган һәм проектның идея авторы Раил Гатауллин (vk.com/belem) белән ВКонтакте социаль челтәрендә дус булган кешеләр генә чакырырга мөмкин (дус булмаган кешеләрне чатка/әңгәмәгә чакыру ВКонтакте социаль челтәрендә кыенлыклар тудыра). Шул рәвешле, китап укучылар өчен үзара аралашу, фикер алышу, үзара ярдәмләшү һәм оештыручылардан даими мөһим мәгълүмат алу мәйданчыгы булдырыла.

Бәйгегә нәтиҗәләр марафон тәмамлангач (21 көн узгач) ясала, нәтиҗәләрне проектны оештыру комитеты (Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан язучылар берлеге вәкилләре) ясый. Финал тантанасына 21 көн дәвамында онлайн-марафонда барлык таләпләрне үтәп катнашкан китап укучылар гына чакырулы.

XXIII #әдәбимарафонда катнашучылар өчен марафон барышында чат оештырыла һәм төрле шәхесләр белән онлайн очрашулар, файдалы вебинарлар (үзүсеш, уңышка ирешү серләре һ.б.темалар буекнча) үткәреләчәк. Шулай ук, алар өчен Миллион татар журналында үзенең иҗади әсәрләрен (шигырь, хикәя) бастырып чыгару мөмкинлеге тудырыла. Марафончыларның иҗат җимешләре «Миллион татар» журналында урнаштырылу белән бергә, иң яхшы әсәрләрдән өзекләр Белем радиосында да урын алачак.

Шулай ук, финалистлар 2023 елның җәй айларында үткәреләчәк #ӘДӘБИКӨРӘШ проектында катнашу хокукына ия булачак. Ул ике этапта үткәрелә. I этап - онлайн форматта, II этап (финал) - #әдәбисабантуе'нда үткәрелер, дип көтелә. Финалга яшьләр арасыннан 16 финалист һәм өлкәннәр арасыннан 16 финалист кына сайлап алыначак. 

Марафон барышында урнаштырылган татарча әдәби әсәрләрдән өзекләр белән ВКонтакте челтәрендә яисә башка социаль челтәрләрдә #әдәбимарафон хэштегы буенча күчеп танышырга мөмкин. Әдәби марафон (#әдәбимарафон) проекты, аның кагыйдәләре турында актуаль мәгълүмат Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында (tat-i.net/tt) "Эшчәнлек" бүлегендә урнаштырылган.

Һәр китап укучы марафон барышында үзе укып урнаштырган әсәрләрен #әдәбимарафон хэштегы белән башка социаль челтәрләрдә дә кабатлап урнаштыра, шул рәвешле проектны тагын да ныграк популярлаштыра ала, әмма андагы катнашулар финалистларны ачыклаган вакытта исәпкә алынмый.

Һәр кулланучы #әдәбимарафон кысаларында үз төбәгендә яисә үз милләте өчен франшиза буларак шундый ук таләпләргә буйсынган үз марафонын, Татнетны үстерү фонды җитәкчелегенә хәбәр итеп, оештыра һәм аның ярдәменнән файдалана ала. Әлеге франшизадан (ярдәмнән) файдалану өчен оештырыла торган яңа марафонның хэштегы #әдәбимарафон хэштегына үз төбәгеңнең (ил, район, шәһәр, авыл, ...) исемен өстәп ясала. Мәсәлән: #әдәбимарафонОмск, #әдәбимарафонКукмара, #әдәбимарафонИжау #әдәбимарафонАвстралия, ... . #Әдәбимарафон проектының авторлык хокуклары якланган, әлеге исем белән чара оештыру бу хокукларны бозу булып санала.

ӘДӘБИ МАРАФОНЧЫЛАР ГИМНЫ

РӘСМИ ТӨРКЕМ (ВКОНТАКТЕ)

РӘСМИ КАНАЛ (ТЕЛЕГРАМ)

#ӘДӘБИМАРАФОН РОССИЯКҮЛӘМ I ДӘРӘҖӘ ДИПЛОМГА ЛАЕК

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353