Татнетны үстерү фонды директоры Раил Гатауллин россиякүләм бәйгедә беренчелекне яулады

Татнетны үстерү фондының директоры Гатауллин Раил Мәүлет улы 2019 елның 22-25 октябренда үткәрелгән Россиякүләм "Лидеры НКО" бәйгесендә #әдәбимарафон проекты белән I урын яулады.

Конкурста катнашырга теләк белдереп бәйгенең оештыру комитетына барлыгы 85 гариза кабул ителгән. Финалга алар арасыннан барлыгы 30 конкурсант кына чакырылган. Ә биш кеше бәйгенең I дәрәҗә бүләгенә ия булдылар. Алар арасында Татнетны үстерү фондының директоры Гатауллин Раил Мәүлет улы да бар.

Бәйгегә тәкъдим ителгән #әдәбимарафон проектының идеясе якын киләчәктә башка милләтләрнең телен һәм мәдәниятен саклауда да кулланылачак.

Тулырак: http://xn--80aaadglf1chnmbxga3u.xn--p1ai/news/pozdravlyaem-pobediteley-pyatogo-vserossiyskogo-konkursa-liderov-nekommercheskih-organizaciy-i 

 

Фикерләр

Аватар пользователя Алия Салахиева
+ Сәләхиева Алия Әнәс кызы, Питрәч районы, Царева Утары, катнашам ,34 яшь

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353