Компьютерда һәм телефонда татар теле (татар клавиатурасы)

Татарстан Республикасында яшәгән теләсә кайсы кешегә, милләтенә карамастан, кайчан да булса татар теле белән очрашырга туры килә. Кемдер әле мәктәптә генә укый һәм татар телен өйрәнә, кемнеңдер дусты – татар, кемдер дәүләт эшендә эшли һәм татар телендә кабул ителгән хатларга татар телендә җавап бирергә тиеш, кемдер үзе кызыксынып татар телен өйрәнә. Татарларның үзләре турында әйтеп тә тормыйм. Аларга татар теле аеруча кирәк.

Әлеге мәкалә татар телен өйрәнү турында түгел, киләчәктә сайтта андый темаларга мәкаләләр дә урын алыр әле. Бу мәкалә компьютерда татар телен куллану турында. Татар клавиатурасын, дөресрәге, клавиатурада татар таратылышын (татарская раскладка) ничек урнаштырырга? Татар хәрефләре клавиатураның кайсы хәреф төймәләрендә урнашкан? Телләрне алыштырмый гына ни рәвешле тиз арада татарча текстлар җыярга мөмкин? Компьютерда татар телен куллану мөмкинлеге инде дистә еллар элек мөмкин булса да, кайбер кешеләр өчен бу сорау бүген дә актуаль.

Татарстанда кулланучыларның 95% тан артыгы Windows операцион системасын куллана. Шуңа күрә дә темага күзәтүне әлеге операцион системадан башлыйк, киләсе мәкаләләребездә Linux һәм MacOS операцион системаларында татарча язарга өйрәнербез.

Татарча Windows

Күп кенә кулланучылар Microsoft операцион системаларының татар телле версияләре барын беләләрдер. Компьютерыгызны тулысынча татарчалаштырасыгыз килсә, турыдан туры әлеге тел пакетлары урнаштырылган сәхифәгә күчә, тел пакетын аннан йөкләп алып үзегезнең компьютерга урнаштыра аласыз:

Windows 8 операцион системасында татар телен урнаштыру бераз үзенчәлеклерәк, татар телен урнаштыру буенча күрсәтмәләр әлеге сәхифәдә бирелгән:

Телләрне урнаштыру турында мәгълүмат исә гомумиләштерелгән:

Татарча клавиатура (Windows)

Кулланучыларның күбесе Windows 7 һәм Windows XP системаларын кулланалар. Әлеге операцион системаларда стандарт татар телен урнаштыру өчен нибары берничә адым ясау җитә (автордан: Windows өчен клавиатураны татарчалаштыруның махсус программалары да бар, аларның берсе – “Җәһәт”. Киләсе мәкаләләребездә Сезне әлеге программа белән дә таныштырырга исәп тотабыз). Татар телен урнаштырып кына түгел, ә аңлап та калу өчен, иң элек татар телен урнаштыруның төп ысулын карыйк.

Телләр белән барлык төр гамәлләр “Язык и региональные стандарты” (“Телләр һәм төбәк стандартлары”) битендә башкарыла:

Пуск → Панель управления → “Язык и региональные стандарты”

Татар телен урнаштыру - Телләр һәм төбәк стандартлары (Windows XP)   Татар телен урнаштыру - Телләр һәм төбәк стандартлары (Windows 7)

 (Windows XP һәм Windows 7)

Бу тәрәздә телләрне генә түгел, үзегезнең ил яисә регионда кулланыла торган стандартларны да сайлап алып урнаштырырга мөмкин. Безне бу мәкаләдә Телләр өлеше кызыксындыра. Өстә күрсәтелгән рәсемнәрдәге төймәләргә баскач сез “Языки и службы текстового ввода” (“Телләр һәм текст кертү хезмәтләре”) тәрәзенә күчәрсез.

Татар телен урнаштыру - Телләр һәм төбәк стандартлары (Windows XP)   Татар телен урнаштыру - Телләр һәм төбәк стандартлары (Windows 7)    

(Windows XP һәм Windows 7)

Хәзер исемлектән татар телен сайлап алып өстисе генә кала. Әлеге исемлектән татар теленең инде Windows 2000 операцион системасыннан бирле югалганы юк. Елдан ел ул яхшыра һәм камилләшә генә бара.

Татар телен урнаштыруның тагын да гадирәк ысулы бар. Моның өчен экранның аскы өлешендә уң якта урнашкан «Языковая панель» төймәсенә («RU») тычканның уң төймәсе белән чиртәбез, контекст ярдәмдә “Параметры” пунктын сайлыйбыз һәм турыдан-туры “Языки и службы текстового ввода” (“Телләр һәм текст кертү хезмәтләре”) тәрәзен ачабыз. Телне сайлап алып өстисе генә кала!

Татар телен урнаштыруның гади ысулы

Әйдәгез, татар телендә язып та карыйк. Моның өчен иң элек нинди дә булса текст редакторын (MS Word, WordPad, Блокнот һ.б.) ачыгыз, аннары клавиатураны татар теленә күчерегез ("Ctrl-Shft" яисә "Alt-Shft"). Татар телендә текст/мәкалә язу өчен клавиатураны татар теленә бер тапкыр күчереп кую җитә:

Татар телен сайлау  

Татар хәрефләренең (кириллица) клавиатурада урнашуы рус клавиатурасына нигезләнгән. Текст язганда татар хәрефләрен җыю өчен татар телендә чагыштырмача сирәк кулланыла торган хәреф төймәләренә басырга кирәк булыр. Татар хәрефләре Microsoft тарафыннан түбәндәгечә кабул ителеп урнаштырылган:

  • Ә хәрефе Щ хәрефе төймәсендә;
  • Ө хәрефе Ц хәрефе төймәсендә;
  • Ү хәрефе Ъ хәрефе төймәсендә;
  • Җ хәрефе Ь хәрефе төймәсендә;
  • Ң хәрефе Ж хәрефе төймәсендә;
  • Һ хәрефе Ё хәрефе төймәсендә.

Әгәр дә текстта әлеге рус хәрефләрен язасы булса, аларны Ctrl+Alt төймәләре белән бергә кулланып сайларга кирәк, моның өчен телне күчереп азапланырга кирәкми. Мисал өчен, “ь” хәрефен кертү өчен “Ctrl+Alt+ь” кулланырга кирәк.

Татарча клавиатура (смартфон)

Смартфонга татарча клавиатура урнаштыру өчен AppStore яисә PlayMarket'ка керергә, "татарча клавиатура" дип эзләргә һәм үзеңә ошаган кушымтаны алып урнаштырырга кирәк.

Смартфон (Андроид) өчен татар клавиатуралары

Бик күп кеше iPhone өчен ТР Фәннәр академиясенең "Татарская клавиатура" кушымтасын, ә Андроид куелган смартфон ияләре PlayMarket'тан - "Тиз Яз" кушымталарын мактыйлар. Шулай ук ТР ЦЦТ ясаган клавиатура да уңайлы булырга тиеш.

- - - - - - -

Кемнәргәдер татар телендә язу сәер, кемнәргәдер авыр тоелыр. Кемгә ничектер, мин әнигә “әни”, әтигә “әти” дип дәшәргә, компьютерда татарча мәкаләләрне татар телендә язарга өйрәнгән. Әгәр дә яза алмасам яисә бу мөмкинлек булмаса, бу мәкаләне дә Сезгә ирештерә алмас идем.

Һәрбер белемне практикада ныгытырга кирәк. Хәрефләрнең кайда урнашуын яхшырак истә калдыру өчен берничә бит татарча текст язып карагыз, яисә социаль челтәрләрдә татарча хәбәрләр калдырып мактанып алыгыз. Сезгә дә җавапны татар телендә калдырырлар. Ә татарча яза алмаган дусларыгызга әлеге мәкаләне тәкъдим итә яисә үзегез барып булыша аласыз. Татарча язып аралашыр танышларыгыз булмаса, минем белән дуслашырга мөмкин: http://tatarile.org/aralashu/users/раил-гатауллин. :)

© Раил Гатауллин, 17.09.2013 (20.03.2020 яңартылды)

PS. Кайбер кулланучыларның “татар телен 3 секундта урнаштырдым!” дигәннәрен ишеткәнем бар. Алай ук булмаса да, шәхсән мин татар телен 5 секундта урнаштырам. Әгәр дә Сез татар телен тагын да тизрәк урнаштыра аласыз икән, аермачык бу турыда хәбәр итегез! :)

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353