Назлы сөяркә ("Моабит дәфтәрләре" шигырьләре)

Автор: 

Муса Җәлил (Муса Джалиль)

Укый: 

Алмаз Гәрәев

Шаһзадәнең иркә сөяркәсе
Әйтте беркөн, назлап сөйгәнен:
"Мине сөйсәң, үтер туганыңны,
Китер ватып яңак сөяген".

Мәхәббәттән аңын җуйган егет,
Кызның күндәм колы шикелле,
Үтерде дә сөйгән ир кардәшен,
Баш сөяген кызга китерде.

Кыз, сөякне тутырып, агу салды
Һәм егеткә бирде: "Эч!" - диде.
Егет эчте... Гыйшык аның өчен
Бер тылсымлы, серле көч иде.

Дөнья, дөнья... Ул да, чын күңелдән
Аны өзелеп сөйгән өченме,
Яшьлегемнең кипкән сөягенә
Салып, мина агу эчерде.

 Август (?), 1943

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353