Укый:
Андре Тиммерманска
Хәмер, шәраб безгә булмас инде,
Яшебезнең кайнар тамчысын
Бокалларга салып күтәрербез,
Шуның белән күңел ачылсын.
Шул яшь белән 43 нче ел
Алып китсен йөрәк ярасын!
Каршы алыйк якты өмет белән,
Бәхет, шатлык белән яңасын!
Син китәсең, безне базга бикләп,
Хуш, иске ел — көмеш сакаллы!
Мин күтәрәм, татлы шәраб итеп
Өмет яшем тулы бокалны.
Җитәр инде, бик күп акты каннар,
Күп киселде якты гомерләр.
Яңа елда тынып газаплардан,
Күтәрелсен иде күңелләр.
Бу Яңа ел безгә татлы ирек
Һәм бәхетле яшәү китерсен!
Ул салдырсын кулдан богауларны
Һәм күзләрдән яшьне киптерсен!
Алып килсен җиңү куанычын,
Дуслар белән күршү шатлыгын;
Нуры белән юып үпкәләрне,
Ютәлләрнең алсын актыгын!
Шушы елда, дустым, җитәкләшеп,
Кайтсак иде туган йортларга.
Балаларны, хатын, туганнарны
Данлы җиңү белән котларга.
Шушы елда безгә туган өйдә
Коймак пешсә иде учакта.
Елый-елый, хатын, балаларны
Алсак иде кайнар кочакка!
Һәм озатсак иде без ул елны
Бәхет, шатлык, җиңү турында
Язган шигырь белән, шәраб эчеп,
Мул табында, өстәл кырында!
1 гыйнвар, 1944