Яшь ана ("Моабит дәфтәрләре" шигырьләре)

Автор: 

Муса Җәлил (Муса Джалиль)

Укый: 

Алмаз Гәрәев

Авыл яна... шәфәкъ нуры булып
Уйный күктә янгын шәүләсе.
Күмерләнгән өйнең тупсасында
Аунап ята ана гәүдәсе.

Алты айлык бала елый-елый
Капшый аның сулган күкрәген!
Ятып суыра, туктап карап тора,
Үксеп уа аннан күзләрен.

Палач үзе кача көнбатышка,
Өстерәлә ватык көймәсе.
Куа аны арттан ядрә булып
Ана каны, бала күз яше.

Күрше кызы Сәрвәр базда иде,
Ишетеп чыкты бала тавышын.
Кинәт куркып, сүзсез катып калды,
Үлгән килеш күреп танышын.

Ул баланы алды кочагына,
Яшен сөртте, үпте, юатты,
Алып кайтты, җылы сөт эчерде,
Кулларына алып уйнатты.

Ул сикертте аны тезләрендә,
Ана дәрте анда кабынды.
Бала көлде; аннан: «Әннә!» - диеп,
Күкрәгенә аның сарылды.

Сәрвәр әле бары унҗидедә,
Тормыш аңа яңа башлана.
Ул елмая ана назы белән,
Ана бәхете белән шатлана.

Сез күрерсез, шундый матур итеп
Ул баланы карар, үстерер;
Тәрәзәдән һәр кич яшь ананың
Дәртле бишек җыры ишетелер.

Күңлем оча минем канатланып,
Аның җырын тыңлап узганда.
Рәхмәт сиңа, илем, шундый йөрәк
Биргән ечен безнең кызларга!

 Октябрь, 1943

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353