Фондка ярдәм итү

Хөрмәтле кулланучылар! "Татнетны үстерү фонды" проектларына ярдәм итү, фонд үткәргән чараларны югары дәрәҗәдә оештыру өчен Сезне иганәчебез булырга чакырабыз.

Сезнең ярдәм яңа файдалы интернет-проектлар ясау һәм түбәндәге проектларны тормышка ашыруга файдаланылачак:

Татнетны үстерү фонды турында: http://tat-i.net/about

Ярдәм күрсәтелгәнен дәлилләп Татнетны үстерү фонды әлеге физик яисә юридик затка рәхмәт хатын юллый, аның исемен Иганәчеләр битендә урнаштыра.

Зур күләмдә (50 меңнән артык) матди ярдәм күрсәткән физик яисә юридик затларның рекламалары гомерлеккә безнең барлык интернет-проектларда да урнаштырыла, конкурсларыбыз тантаналарын үткәргәндә әйтеп кителә һәм матбугатта телгә алыначак.

Аеруча зур күләмдә (100 меңнән артык) матди ярдәм күрсәткән иганәче юридик затларның рекламалары чараларны үткәргәндә стенд/баннер буларак чара үткәрү урыннарында да урнаштырылачак, әлеге затлар безнең генераль спонсорларыбыз исеменә лаек булачак, матбугатта еш телгә алыначак.

Сез, оферта килешүе (договор оферты) белән килешеп, безгә әлеге вакытта өч төрле ысул белән ярдәм күрсәтә аласыз:

1. Беренче ысул. Яндекс.Деньги формасын кулланып (максималь сумма - 15 000 сум, физик затлар ярдәмен кабул итү өчен уңайлы).

2. Икенче ысул. Банк аша.

Ярдәм күрсәткән вакытта "Назначение платежа" кырында «Пожертвование на уставную деятельность» (!) дип язуыгыз сорала.

Әгәр без үткәрә торган билгеле бер чара өчен акча күчерергә теләсәгез, "назначение платежа" кырында конкрет чара/проект исемен языгыз. Мәсәлән: «Пожертвование на организацию конкурса "Яшь татнетчылар"».

Реквизитлар:

Некоммерческая организация «Фонд развития Татнета»

Адрес (место нахождения): 420021 РТ, г.Казань, ул.Габдуллы Тукая, д.84а

ОРГН: 1131600001345  ОКПО: 27858863
ИНН: 1655258490    КПП: 165501001    БИК 049205770
р/с: 40703810500000027021 в АКБ «Энергобанк» (ПАО)
к/с: №30101810300000000770.

3. Өченче ысул. Шәхси очрашу аша.

Татнетны үстерү фондына ярдәмне акчалата гына түгел, башка ысуллар белән дә кабул итәбез. Безгә төрле чаралар оештырганда волонтерлар еш кирәк була. Төрле чараларыбызда җиңеп чыккан җиңүчеләребезгә бүләкләрне чараларыбызга килеп шәхсән үзегез дә тапшыра аласыз.

Безнең белән элемтә:

E-mail: fondtatnet@yandex.ru; тел.: +79600456353.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2017. Барлык хокуклар якланган

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 84А
Телефон: +79656006453, +79600456353