«Сабыема» I Төбәкара онлайн иҗади бәйгесе нәтиҗәләре билгеле!

Казан шәһәре Киров районының «101 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә һәм Татарстан Язучылар берлеге, «Шаян ТВ» телеканалы, «Белем.ру» мәгариф-мәгърифәт челтәр басмасы һәм «Белем радиосы» балалар һәм яшүсмерләр интернет-радиосы белән партнерлыкта быел «Сабыема» дип исемләнгән I Төбәкара онлайн иҗади бәйгесен үткәрде.

Жюри әгъзалары күптән түгел бәйгегә нәтиҗәләр ясады һәм җиңүчеләрне билгеләде. Әлеге мәгълүмат белән беркетелгән файлда танышырга мөмкин.

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

PS. Җиңүчеләрне бүләкләү датасы соңрак хәбәр ителәчәк.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2026. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420012 Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14
Телефон: +79600456353