«Сабыема» I Төбәкара онлайн иҗади бәйгесенә гаризалар кабул итү башлана!

«Күңелем сәйләннәре» исемен һәм җисемен бераз үзгәртте. Һәм!.. Бүгеннән «Сабыема» I Төбәкара онлайн иҗади бәйгегә старт бирелә!

Бәйгенең оештыру комитеты:

Бәйгенең мәгълүмати партнерлары: 

  • Татарстан Язучылар берлеге;
  • «Шаян ТВ» телеканалы;
  • «Белем.ру» мәгариф-мәгърифәт челтәр басмасы; 
  • «Белем радиосы» балалар һәм яшүсмерләр интернет-радиосы.

Бәйгенең максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның, аларны тәрбияләүче педагогларның һәм балаларның ата-аналарының иҗади мөмкинлекләрен ачуга ярдәм итү, татар теленә, әдәбиятка, шигърияткә кызыксыну уяту.

Бәйгенең рәсми берләшмәсе: https://vk.com/sabyema.

Бәйгедә катнашу өчен 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балаларны, аларның ата-аналарын һәм тәрбиячеләрне көтеп калабыз! Гаризалар 2026 елның 28 нче февраленә кадәр (кертеп) кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат - беркетелгән НИГЕЗЛӘМӘдә.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2026. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420012 Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14
Телефон: +79600456353