Егет юлы ("Моабит дәфтәрләре" шигырьләре)

Автор: 

Муса Җәлил (Муса Джалиль)

Укый: 

Алмаз Гәрәев

Кайтыр иде егет, юлы урау,
Каршысында текә таулар бар.
Киртә түгел таулар, тау артында
Коралланган көчле яулар бар,

Ташка басып егет кылыч кайрый,
Акбүз аты йөри аланда.
Ялын болгап, кайчак кешнәп куя,
Нидер әйткән төсле аңарга.

— Тиз бул, егет, тиздән кояш баер,
Зәңгәр томан каплар болынны;
Адашырбыз, юлны югалтырбыз,
Табалмабыз таныш урынны...

— Курыкма, атым, кыю “чикмәнле”нең
Караңгы төн - туры юлдашы.
Безне көтә сугыш, тик артыннан
Без килгәнне дошман тоймасын.

Җиңү безгә туры юл күрсәтер,
Томан тетелер ал таң нурыннан.
Туган йортны, дускай, без табарбыз
Сөйгәнемнең сагыну җырыннан.

 Сентябрь, 1943

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353