Терелү ("Моабит дәфтәрләре" шигырьләре)

Автор: 

Муса Җәлил (Муса Джалиль)

Укый: 

Алмаз Гәрәев

Мин авырдым... Күрше аптеканың
Бар даруын эчеп бетердем.
Аның саен киптем, аның саен
Каны качты сулган битемнең.

Интектерде мине айлар буе
Эчем пошуы, йөрәк януы.
Кирәк иде миңа тәннән бигрәк
Җан даруы, күңел даруы.

Сизде моңы зирәк балниц кызы,
Ул үлчәде йөрәк көчемне.
Дару итеп назлы күз карашын,
Елмаюын миңа эчерде.

Мин яшермим, бәлки, тәнемдә дә
Бер-бер төрле чирем булгандыр,
Кайсы чирнең миндә көчлелеген
Доктор үзе сизә торгандыр.

Рәхмәт сиңа җылы назың өчен,
Татлы сүзең өчен, күреклем!
Шулар белән мине кеше иттең,
Шулар белән мине терелттең.

 2 ноябрь, 1943

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353