Deprecated: Unparenthesized `a ? b : c ? d : e` is deprecated. Use either `(a ? b : c) ? d : e` or `a ? b : (c ? d : e)` in /home/host1491655/tat-i.net/htdocs/www/sites/all/modules/account_profile/account_profile.module on line 106
Сугыштан соң ("Моабит дәфтәрләре" шигырьләре) | Татнетны үстерү фонды

Сугыштан соң ("Моабит дәфтәрләре" шигырьләре)

Автор: 

Муса Җәлил (Муса Джалиль)

Укый: 

Алмаз Гәрәев

Май аенда тагын җыйналырбыз,
Кызыл шәраб килер табынга.
Бокалларның көмеш чыңы белән,
Табын җыры яңрар тагын да.

Өстәл тулыр җанлы чәчәк белән,
Чәчәк төсле кызлар-усаллар,
Каш кырыен гына үпкән булып,
Котлап безнең кулны кысарлар.

Кайберәүләр булмас бу табында,
Алар урны шулай буш калыр.
Һәм беренче бокал күтәрелер
Исеме белән батыр дусларның.

Бик күңелле булыр бу очрашу:
Шундый авыр көннәр кичереп,
Без шәрабтан түгел, ә шатлыктан
Җырлашырбыз, бәлки, исереп.

Тик күп түгел, каплап бокалларны,
Без, табыннан бергә кузгалып,
Юнәлербез дуслар каны тамган
Киң кырларга, җиңне сызганып.

Ватык юллар, янган зур калалар
Без килгәнне көтеп яталар.
Уянсыннар батыр тракторлар,
Уйнасыннар кулда балталар!

Кырны тутрып алтын бодай үссен,
Ауган йортлар торып бассыннар.
Җиңгән илнең хезмәт тире белән
Кырлар көлеп чәчәк атсыннар.

 Октябрь, 1943

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353