Авырудан соң ("Моабит дәфтәрләре" шигырьләре)

Автор: 

Муса Җәлил (Муса Джалиль)

Укый: 

Алмаз Гәрәев

Авыру үтте. Башны айлар буе
Чолгап торган томан сүтелде.
Маңгайда - тир... гүя җәйге таңның
Беренче саф чыгы шикелле.

Мин күземне ачтым, дөнья якты,
Шатлык аңкый һәрбер сулышта.
Шундый сәер миңа, беренче кат
Аяк баскан төсле тормышка.

Хәят, яшьлек, сөю һәм бәхетнең
Шат сурәте булып каршымда
Басып тора көләч балнис кызы,
Мамык кулы - минем башымда.

 Октябрь, 1943

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353