Кыз теләге ("Моабит дәфтәрләре" шигырьләре)

Автор: 

Муса Җәлил (Муса Джалиль)

Укый: 

Алмаз Гәрәев

Күп яучылар килде таң кызына,
Тау иленнән, диңгез артыннан;
Киемнәре - ефәк һәм атластан,
Көймәләре - сары алтыннан.

Кызны котлап, җәүһәр муенсалар,
Беләзекләр бүләк иттеләр.
Тик барсы да, кире җавап алып,
Буш кул белән кайтып киттеләр.

Шагыйрь килде, аның бар бүләге —
Ялкынлы җыр тулы йөрәге.
Шушы булды кызның сайлаганы,
Шушы булды кызның сөйгәне.

 29 ноябрь, 1943

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353