Бөрлегән ("Моабит дәфтәрләре" шигырьләре)

Автор: 

Муса Җәлил (Муса Джалиль)

Укый: 

Алмаз Гәрәев

Җыеп кырдән бөрлегән
Килгән иркәм, бер генәм.
Ә мин аңа сөюемне
Белдерәлми тилмерәм,

Кунак итә гөл генәм
Мине бөрлегән белән.
Белми ләкин иреннәре -
Иң өлгергән бөрлегән.

8 октябрь, 1943

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353