Татнетны үстерү фонды волонтёрлар җыя!

"Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә" дип язган халкыбызның мәшһүр шагыйре Габдулла Тукай. Чыннан да, нинди генә эшкә тотынсаң да, эшкә күңел биреп эшләргә кирәк!

Татнетны үстерү фонды да бөтен күңелен биреп Интернет челтәренең татар сегментын үстерү өстендә эш алып бара башлады. Ярты елдан артык вакыт дәвамында татар сайтлары барланып Татнет каталогына өстәлде, Россия һәм Татарстанның укытучылары һәм укучылары алдында татар интернет-проектлары турында чыгышлар ясалды, аларга кулланма материаллар әзерләнеп таратылды, "Татарстан", "Җирле үзидарә" һ.б. газета-журналларда татар интернеты турында аналитик мәкаләләр урнаштырылды, Г.Камал театрында зурлап "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелде һ.б. Хәзерге вакытта "Татар иле" һәм "ВКонтакте" социаль челтәрләрендә Фондның рәсми сәхифәләре һәм аккаунтлары ныгып килә.

Тукаебыз белән беррәттән икенче бер татар мәкале "Тамчыдан күл җыела", ди.

Без шушы ике мәгънәле фикерне дә истә тотып, татар интернетын үстерүгә күңел биргән энтузиастларны һәм җанатарларны берләштерә - "Татнетны үстерү фонды" оешмасы каршында "Татнет волонтёрлары"н җыя башлыйбыз!

Татнет волонтёрлары ни өчен кирәк һәм алар татар телен һәм татар интернетын үстерүгә ничек өлеш кертә алалар?

1. Интернет челтәрендәге әле күп кенә файдалы татар проектлары үз кулланучыларын тапмаган һәм билгесез булып яшәп килә. Татнет волонтёрлары алар белән таныша һәм алар турында үзләре дә башкаларга сөйли, аларны халыкка таныта алалар!

2. Кайбер кулланучылар компьютерда гади генә татар клавиатурасын да урнаштыра һәм аннан файдалана белми. Татарлар татарча язышып аралаша башлауга, Интернет челтәрендә татарча мәгълүмат бермә-бер артыр, татар телен бозып язулар бермә-бер кимер иде!

3. Татарстан Республикасында һәм аннан читтә татар телен өйрәнергә теләгән, элмә такталарында татарча мәгълүмат урнаштырырга теләгән кешеләр һәм оешмалар шактый. Аларга бары тик ярдәм һәм киңәш кенә кирәк. Яхшы киңәш бирә алган, күңелен татар интернетын һәм татар телен үстерүгә биргән кешеләр кирәк! Татар волонтерлары - нәкъ шундый киңәшчеләр булырлар дип исәпләргә мөмкин.

Моннан тыш Фонд киләсе елларда төрле күләмле чаралар һәм конкурслар оештырып үткәрергә планлаштыра. Татар волонтерлары саны күбрәк булган саен мондый чаралар күләмлерәк һәм матуррак булып үткәрелер, дип уйлыйбыз.

Татар волонтёры булу өчен нишләргә кирәк соң?

0. Татар җанлы булырга, татар телен һәм татар интернетын үстерүгә күңел бирергә. Казанда яшисезме, Татарстандамы, Россиядәме, чит илдәме - барыбер! Интернет челтәре өчен чикләр юк!!! Дөньядагы һәркем Татар волонтеры була ала!!!

1. Фондның рәсми сайтында теркәлергә

2. Фондның электрон почта адресына волонтёр булу теләген белдереп хат җибәрергә (тулысынча ФИО, яшәгән шәһәр/авыл исеме, контактлар өчен телефон һәм электрон почта адресын күрсәтеп).

3. Үзара килешү төзергә (Килешүне Фондка шәхсән кертеп бирергә, Фонд адресына Килешүнең кул куелган сканланган вариантын электрон почта аша җибәрергә яисә Килешүнең оригиналын почта аркылы юлларга мөмкин).

Татнет волонтёрларының беренче җыелышы 2014 елның гыйнвар аенда Казанда узачак. Татар интернеты сине көтеп кала!!!

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353