Укый:
Алмаз Гәрәев
Ягымлы эндәшеп
Һәм серле елмаеп
Арбадың микәнни
Син мине шулай ук?
Мин инде карт кеше,
Нигә бу юләрлек?
Саргаям, ябыгам,
Бит кеше көләрлек!
Тик сине күрергә
Мин киләм бу чатка,
Йөрәгем калтырый
Бизгәктән шул чакта.
Бер туңам, бер кызам,
Яшь чагым шикелле.
Син генә дөньяда
Иң матур, сөйкемле.
Миңа күп кирәкми,
Тик назлы көлешең
Һәм сөеп сыйпавың
Чәчемнең көмешен
Син миңа соңгы бер
Хатирә яшьлектән.
Көл, иркәм!
Миңа бит
Шул җиткән,
Шул җиткән!
Октябрь, 1943