Бала йокысы ("Моабит дәфтәрләре" шигырьләре)

Автор: 

Муса Җәлил (Муса Джалиль)

Укый: 

Алмаз Гәрәев

Ак мамык мендәрнең
Эченә күмелеп,
Ул йоклый, төсенә
Сокланып үләрлек!

Күкрәген тутырып
Еш, иркен сулаудан
Ал бәрхет ирене
Аз гына суланган.

Битләре — пар алма,
Миләүшә — керфеге,
Тир белән чыланган
Ефәк чәч бөртеге.

Өстеннән ул тибеп
Очырган юрганын.
Өч бөртек кашын да
Җыерган булган ул!

Бадьянмы, нәркисме —
Хуш исле кочагы!
Куенында, билгеле,
Иң сөйгән курчагы.

Шылт иткән тавыш юк,
Бүлмәдә шундый тын.
Кешеләр сөйләшә
Үзара шыпыртын.

Чү, акрын! Идәнгә
Нык басып йөрмәгез!
Йокласын туйганчы,
Уята күрмәгез!

Бүлмәдә өч чебен
Бар иде, аны да
Шәл белән кудылар
Өлкәннәр ягына.

Күрегез, никадәр
Кадерле баланың
Йокысы да назлы
Күңленә ананың!

 11 декабрь, 1943

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353