Укый:
Алмаз Гәрәев
Илгә кергәч Иван, чик калмады
Халыктагы үчкә, ачуга.
Кояш сүнсә, бәлки, бу кадәрле
Булмас иде җирдә фаҗига.
Тар-мар итеп коллык, караңгылык
Саклап яткан дошман оясын,
Каны белән халык саклап калды
Кешелекнең якты кояшын.
Октябрь (?), 1943