Хат ("Моабит дәфтәрләре" шигырьләре)

Автор: 

Муса Җәлил (Муса Джалиль)

Укый: 

Алмаз Гәрәев

(Җыр)

1

Сугыштан тынган арада,
Каләмне манып карага,
Хат язар идем сезгә,
Их, кызлар, уңган сеңелләр,
Хат язар идем сезгә!

Сез, кушып җырга хатымны,
Телгә алсагыз атымны
Урамда, өегездә.
Их, кызлар, уңган сеңелләр,
Урамда, өегездә!

2

Без дошманны илдән куып,
Оясын көл итми торып,
Өйгә кайтачак түгел.
Их, кызлар, уңган сеңелләр,
Өйгә кайтачак түгел!

Кайтмасак та яныгызга,
Без булсак җырларыгызда,
Шатланыр иде күңел.
Их, кызлар, уңган сеңелләр,
Шатланыр иде күңел!

3

Без булсак илнең телендә,
Дәрт үсә безнең күңелдә,
Көч арта беләкләрдә.
Их, кызлар, уңган сеңелләр,
Көч арта беләкләрдә.!

Ирешербез тиз теләккә,
Без булсак сезнең йөрәктә,
Сез безнең йөрәкләрдә.
Их, кызлар, уңган сеңелләр,
Сез безнең йөрәкләрдә!

Июнь (?), 1942

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353