Син онтырсың ("Моабит дәфтәрләре" шигырьләре)

Автор: 

Муса Җәлил (Муса Джалиль)

Укый: 

Алмаз Гәрәев

Минем гомерем сулган чәчкә булып
Өзелеп төшәр синең алдыңа.
Син үтәрсең аны таптап, яньчеп,
Көзге салкын, җилле яңгырда.

Син онтырсың әле күптән түгел
Бу ягымлы, нәфис чәчкәнең
Гөл-бакчаңны синең бизәгәнен,
Сине назлап хуш ис чәчкәнен,

Син онтырсың язгы алсу таңда
Ян тәрәзәң аша сузылып,
Аның сине котлап сәламләвен,
Таң җиленнән сибелеп, тузылып.

Син онтырсың гөлләр арасында
Гөрләп үткән исем бәйрәмен,
Бәйрәмеңне котлап өстәлеңдә
Дулкынланган чәчәк бәйләмен.

Көзге бакча буйлап ашыга-ашыга
Танышыңа үткән вактыңда,
Исеңә да килмәс сулган гөлнең
Сыкрануы аяк астыңда.

Син керерсең өйгә, көздән качып,
Тәрәзәңне ябып бикләрсең.
Юк, син инде хәзер сулган гөлне
Бусагаңнан атлап кертмәссең.

Сынган күңел, наздан мәхрүм булып,
Сүнәр ялгыз, җирдән йотылыр.
Сөю, вәгъдә, антлар... Аһ, барсы да
Һич булмаган кебек онтылыр.

 Сентябрь, 1943

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353