Татнетны үстерү фондына - 8 яшь!

"Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасына (http://tat-i.net/tt) 2013 елның 27 мартында нигез салынган иде. Нәкъ менә шушы көнне Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Юстиция министрлыгы Татнетны үстерү фондын Юридик затларның бердәм дәүләт реестрында теркәде.

8 ел дәвамында Фондның татар интернетын һәм татар телен үстерүдә башкарган, оештырган һәм оештыруда катнашкан эшләре шактый. Алар:

  • "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлар бәйгесе (http://konkurs.belem.ru);
  • "Әдәби җәүһәрләр" россиякүләм татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесе (http://belem.ru/adabi-jauharlar-2018);
  • "Яшь татнетчылар" республикакүләм интернет-проектлар бәйгесе (http://belem.ru/yash-tatnetchilar2017);
  • "#әдәбимарафон" дөньякүләм әдәби марафон (https://vk.com/adabimarathon) - 2019 елда россиякүләм бәйгедә I дәрәҗә дипломга лаек булды;
  • Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Ул көннәрнең даны онытылмас" видеочыгышлар бәйгесе (http://belem.ru/node/5729);
  • "#сәламәтиртә" россиякүләм сәламәтлек марафоны (https://vk.com/salamatirta);
  • "#тәмлемарафон" республикакүләм онлайн аш-су марафоны (https://vk.com/tamlemarafon);
  • "Илһамият" халыкара бәйге-фестивале (http://belem.ru/node/7669);
  • Россиякүләм татар телендә «Китапнамә»ләр бәйгесе (http://tat-i.net/tt/node/157) һ.б.

Татнетны үстерү фондының:

Безнең белән бергә булыгыз һәм бергә яңа үрләр яулыйк!

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353