Бәла ("Моабит дәфтәрләре" шигырьләре)

Автор: 

Муса Җәлил (Муса Джалиль)

Укый: 

Алмаз Гәрәев

— Мим яратам бер хатынны,
Матурларның матуры.
Тик шунсы бар: ул матурым
Үзе бер ир хатыны.

— Гаҗәп түгел ансы, тик әйт:
Ул ирен яратамы?
Яратмаса, кыен түгел
Төзәтү бу хатаны.

— Ул яратмый бер дә ирен,
Җене белән бер күрә.
Утырып-утырып бу иренә
Чыкканына үкенә.

— Ә алайса ул иреннән
Аерылсын, әйт син аңа.
Гөрләтеп бер туй итәрсез,
Кояш чыгар сиңа да.

— Аһ, туганкай, рәхмәт сиңа,
Алтын синең бу сүзең,
Ләкин бетен бәла шунда,
Аның ире – мин үзем.

 Сентябрь, 1943

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353