Татарстан Иҗтимагый палатасында цифрлы технологияләр чорында телләр үсеше турында фикер алыштылар

Халыкара туган тел көне алдыннан, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы үткәрелде.

Чараның программасы бай эчтәлекле булып, тел белеме, мәгариф һәм цифрлы үсеш өлкәсендәге әйдәп баручы экспертларны берләштерде. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Тимур Кадыйров конференция тематикасының мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләп үтте.

Катнашучыларны шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты, Татар телен һәм республика халыкларының туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Рәисе каршындагы комиссия әгъзасы Нәҗип Хаҗипов сәламләде.

Сәламләү сүзе һәм доклад белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге башлыгы Энҗе Гыйззәтуллина чыгыш ясады. Онлайн режимда Татарстан Республикасы Цифрлы трансформация үзәгенең мәдәният, мәгариф һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә цифрлы трансформация бүлеге башлыгы Эльмира Мөбәрәкшина мөрәҗәгать итте.

Утырышның төп өлеше укытуның гамәли аспектларына һәм тел мохитен цифрлаштыруга багышланган иде.

Эчтәлекле докладлар белән КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының рус әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы профессоры Әлфия Галимуллина, - М.В. Ломоносов исемендәге МДУ материаллар турында фәннәр факультеты доценты София Дәминова, РФ Тикшерү комитеты әгъзасы, Санкт-Петербург академиясенең гуманитар дисциплиналар кафедрасы доценты Марина Жаворонкова һ.б. чыгыш ясады.

Пленар утырышта шулай ук ТР Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Алинә Хисамиева; «Питер Татар» порталы баш мөхәррире, татар порталлары берлеге рәисе Равил Закиров; «Мәгариф» журналы баш мөхәррире урынбасары Лилия Хисмәтова; Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Эльвира Сафина, Россия ислам институтының уку-укыту бүлеге мөдире Нәзирә Гыйззәтуллиналарның чыгыш булды.

Чараның модераторы буларак, «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасының башкарма директоры Раил Гатауллин лингвистлар, педагоглар белән фикер алышуның төп юнәлешләрен билгеләде һәм IT-белгечләрнең тырышлыкларын берләштерүнең мөһимлеген ассызыклады. Милли тәрҗемәчеләр лигасы вице-президенты Фәрхәд Фәткуллинның барлык чыгышларны һәм фикер алышуларны татар теленнән рус теленә һәм рус теленнән татар теленә синхрон тәрҗемә итүе конференциянең мөһим техник үзенчәлеге булды.

Казан шәһәре Идел буе районының 16 нчы номерлы татар-инглиз гимназиясе директоры Гөлфия Хәлимова барлык катнашучыларны конференциянең киләсе этабына – секцияләр эшенә чакырды, ул 21 февральдә шушы учреждение базасында үткәреләчәк.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2026. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420012 Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14
Телефон: +79600456353