Татар рәссамнары интернет киңлекләрен яулыйлар

Татарлар арасында иҗади шәхесләр шактый күп. Җырчылар, композиторлар, шагыйрьләр, драматурглар, һ.б. Алар турында интернет челтәрендә хәзер татар телендә дә шактый мәгълүмат табып була. Мисал өчен, шактый гына татар җырлары белән "Татар иле"нең аудиоархивына кереп танышырга мөмкин.

Әмма иҗади эшләре күп булып та, әлегә интернет челтәрендә чагыштырмача аз танылган иҗат кешеләре дә бар. Алар - татар рәссамнары. Мәктәп курсында да кайбер татар рәссамнары белән генә танышырга мөмкин, рәссамнарның үзләре һәм аларның күргәзмәләре турында массакүләм мәгълүмат чараларында да аз яктыртыла. 

Бакый Урманче, Харис Якупов, Лотфулла Фәттәхов, Абрек Абзгильдин белән бергә Фәйзрахман Әминов, Евгений Зуев, Шамил Шәйдуллин һ.б. рәссамнар - татар  рәсем сәнгатенә зур өлеш керткән кешеләр.

Әлеге рәссамнарның картиналары Татар иленең Фотогалереясенә өлешчә урнаштырылган иделәр инде. Бу көннәрдә фотогалереягә картиналары бөтен дөньяга танылган рәссам Мәхмүт Исмәгыйлев (хәзерге вакытта Төркиядә яши) белән яшь һәм талантлы рәссам Айгөл Мәҗитованың да хезмәтләре дә урнаштырылды. Аларның иҗаты белән Татар иле проектының Фотогалереясенә кереп танышырга мөмкин.

Фотогалереядә татар рәссамнарының картиналары репродукцияләре белән беррәттән Татарстан һәм татар шәхесләре белән бәйле фотоларны, тарихи (мисал өчен: Татар дәүләт филармониясе тарихыннан) һәм документаль фотоларны табарга мөмкин. 

Моның белән эш туктап калмый. Әгәр сез татар рәссамы яисә Татарстан һәм татар халкы белән бәйле уникаль фотоларның авторы икән, ул вакытта Татнеты үстерү фонды белән элемтәгә керә һәм иҗади хезмәтләрегезне "Татар иле" проектына тәкъдим итә аласыз. Безнең белән элемтәгә керү өчен http://tat-i.net/tt/address сылтамасы буенча күчәргә кирәк.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353