Хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр, 2024 елның XXVI, XXVII, XXVIII һәм XXIX #ӘдәбиМарафон проекты финалистлары!
Сезне 2024 елның 22 ноябрендә Казан шәһәрендә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының (Казан, Универсиада авылы, 35) зур концертлар залында үткәреләчәк #ӘдәбиМарафон проектының 2024 ел яңа сезоны финалистларын бүләкләү тантанасында көтеп калабыз! Чара 11:00 сәгатьтә башлана.
Тантанада Татарстанның атказанган һәм халык артисты Рөстәм Закиров белән Люция Мусина (кызлары Миләүшә Закирова белән), Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева, Татарстанның атказанган һәм халык артисты Илшат Вәлиев, яшь һәм талантлы җырчылар, күп кенә фестивальләрнең лауреатлары Сөмбел Харисова, Айзилә Гарифуллина, Рөстәм Егоров, Айнур Каюмов һ.б. катнашуы да көтелә.
Әдәби марафончыларга һәм аларның әйдаманнарына бүләкләрне танылган язучылар, шагыйрьләр, хөкүмәтебез җитәкчелегеннән вәкилләр һәм башка танылган шәхесләр тапшырачак. Чарада язучылардан автографлар алу, алар белән бергә фотосессияләр һ.б. каралган.
Тантанага 2024 елның XXVI, XXVII, XXVIII һәм XXIX #ӘдәбиМарафон проекты финалистлары, "Заманча шигъри әлифба" өчен рәсемнәр бәйгесенең җиңүчеләре һәм аларның остазлары чакырулы.