Казанда VII #ТәмлеМарафон финалистларын бүләкләү тантанасы үтте

Бүген, 2 нче мартта, Казан шәһәренең "Дворянское гнездо" ресторанында VII #ТәмлеМарафон финалистларын бүләкләү тантанасы үткәрелде. Әлеге чара күренекле татар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗан улы Әхмәтҗановның туган көне (28.02.1927) уңаеннан 1 атна дәвамында (21-27 февраль көннәрне) үткәрелгән иде. Араның ерак булуына карамастан, тантанада Башкортостан һәм Чувашия республикаларыннан, Киров өлкәсеннән, Татарстанның ерак районнарыннан да финалистлар катнашты. Күп кенә катнашучыларның проектта гаиләләре белән катнашулары һәм тантанага гаиләләре белән килүләре дә быел матур күренеш иде.

Проектның максаты һәм нәтиҗәләре: Интернет челтәрендә татар телендә милли татар ризыкларының рецептлары күпләп урншатырылу, татар аш-су осталарын барлау һәм аларны танытуның уңышлы килеп чыгуы.

Күп кенә рецептларны һәм проектта катнашучыларның язмаларын проектның рәсми берләшмәсендә https://vk.com/tamlemarafon адресы буенча укырга мөмкин. Барлык язмалар белән танышу өчен ВКонтакте социаль челтәрендә #ТәмлеМарафон хэштегы буенча күчәргә тәкъдим итәбез!

Проект яңалыкларын "Тәмле марафон"ның рәсми берләшмәсенә язылып карап барырга мөмкин: https://vk.com/tamlemarafon.

 

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353