Бүген, 29 июньдә, “Татнетны үстерү Фонды” коммерцияле булмаган оешмасы химаячеләр советының XVIII утырышы үткәрелде. Утырышта агымдагы елның беренче яртысында башкарылган эшләргә йомгак ясалды, якын киләчәктә башкарыласы эш планы һәм устав-оештыру мәсьәләләре каралды. Утырыштагы төп мәсьәләләрнең берсе - "Белем радиосы"ның киләчәге, аны финанслау һәм халыкка таныту мәсьәләсе булды. Шулай ук, 11 августта Апаста үткәреләчәк Әдәби Сабан туе чарасы да игътибарга алынды.
Фонд узган Попечительләр Советы утырышыннан соң (2022 елның 9 нчы декабреннән алып бүгенге көнгә кадәр) шактый эшләр башкарган:
- 18 нче декабрь көнне "Пирамида" КРК залында XIII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесе җиңүчеләренә (45 финалист + 1 гран-при) һәм әдәби марафончыларга бүләкләр тапшырган (https://konkurs.belem.ru/finalistlar2022);
- Белем.ру порталы (https://belem.ru) эшчәнлеге алып барылган;
- 23-29 нчы декабрьда ВКонтакте социаль челтәрендә VI "Тәмле марафон" милли ашлар проекты үткәрелгән (74 катнашучы), ә 2023 елның 19 мартында "Дворянское гнездо" ресторанында финалистларны бүләкләү тантанасы оештырылган (https://vk.com/tamlemarafon, https://tat-i.net/tt/node/346);
- 17-18 нче февральдә ТР Иҗтимагый Палата, ТР Мәгариф һәм министрлыгы һәм Казан шәһәренең 16 нчы гимназиясе белән берлектә «Язык, общество и информационные технологии» – «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» II Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе үткәрелгән (https://belem.ru/language-society-and-information-technology-2023);
- март аенда Казан шәһәре Киров районының «7нче катнаш төрдәге билингваль балалар бакчасы» инициативасы белән "Күңелем сәйләннәре" төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесе һәм бүләкләү тантанасы үткәрелгән (https://tat-i.net/tt/kunelem-sailannare-2023-final);
- май аенда "Сәламәт иртә" онлайн проекты оештырылган һәм 3 нче июнь көнне Казанның Горький паркында финалистларның күмәк йөгерүе һәм бүләкләү тантанасы оештырылган (https://tat-i.net/tt/salamatirta-2023);
- ел дәвамында, 24/7 график белән "Белем радиосы" (https://radio.belem.ru) эшчәнлеге тәэмин ителгән, 30 дан артык тапшыру һәм рубрика алып барылган, радио өчен меңгә якын яңа контент булдырылган, радио эшчәнлеге кысаларында "Күңел түреннән" (https://tat-i.net/tt/node/346) һәм "Әдип сүзе" (https://tat-i.net/tt/adip-suze-final), «Мое перо» ‒ «Минем каләмем» (https://tat-i.net/tt/node/654) конкурслары оештырылган һәм, нәтиҗәләр чыгарылып, җиңүчеләре бүләкләнгән, Казан һәм Татарстан районнары мәктәпләрендә укучылар белән очрашулар үткәрелгән.
Попечительләр Советы рәисе буларак кабаттан Г.Камал исемендәге академия театры директоры Илфир Якупов сайланды. Попечительләр Советына Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Ринат улы Хәйруллинны, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының җитәкче урынбасары Разил Ринат улы Зиннәтуллинны, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының фәнни-педагогик кадрларны әзерләү бүлеге мөдире Лилия Котдус кызы Хисмәтованы кертү тәкъдимнәре попечительләр тарафыннан бертавыштан хупланды.
Шулай ук, якын арада Фондның Уставы да яңартылу күз алдында тотыла.