«Күңелем сәйләннәре» онлайн-конкурсына нәтиҗәләр ясалды

Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында Казан шәһәре Киров районының «7нче катнаш төрдәге билингваль балалар бакчасы» Татнетны үстерү фонды ярдәме белән «Күңелем сәйләннәре» төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесен үткәрде.

Конкурска килгән 200 дән артык эш жюри әгъзалары тарафыннан бәяләнде һәм бәйгегә нәтиҗәләр ясалды.

Бәйгенең нәтиҗәләре белән беркетелгән файлда һәм 7нче катнаш төрдәге билингваль балалар бакчасының рәсми сайтында таныша аласыз: https://edu.tatar.ru/kirov/org6882/read-news/3190219.

Барлык җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! 

Жюри тарафыннан иң яхшы башкаручылар дип табылган катнашучыларны 7нче катнаш төрдәге билингваль балалар бакчасы 27 март көнне 10:00 сәгатьтә үзендә бүләкләү тантанасында көтеп кала!

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353