«Мое перо»‒«Минем каләмем» иҗат эшләренә нәтиҗә ясалды!

Татнетны  үстерү фонды, «Белем.ру» ҖЧҖ һәм «Радио Белем»-«Белем радиосы» интерет-радиосы белән берлектә уздырылучы «Мое перо»‒«Минем каләмем» Бөтенроссия иҗади бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

Бәйгене уздыруның төп максаты: балалар һәм яшүсмерләр арасында уку һәм әдәби иҗатны популярлаштыру, ике телдә әдәби әсәрләр язучы яшь авторларны илһамландырып, аларга үсәргә ярдәм күрсәтү. Бәйгедә 8–18 яшьтәге татар һәм рус телләрендә иҗат итүче конкурсантлар катнашты. Нәтиҗәләр яшь категорияләренә карап шигърият һәм проза өлкәләрендә ясалды.  

ШИГЪРИЯТ 

  • Татар телендә иҗат итүчеләр арасында:

8–12 яшь: 
I урын – Сафиуллин Ислам Ришат улы, Казан шәһәренең 16 санлы татар-инглиз гимназиясенең 4 «Б» сыйныф укучысы.
II урын – Мусина Адилә Фирдәвис кызы, Актаныш районы Югары Яхшый мәктәбенең 4 сыйныф укучысы.
III урын – Хәбибрахманова Нәргизә Ранил кызы, Балтач урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы.
13–18 яшь: 
I урын – Ибраһимова Ләйлә Ильяс кызы, Азнакай шәһәре гимназиясенең 9 сыйныф укучысы.
II урын – Гәрәйшина Алинә Равил кызы, Сарман районы Җәлил мәктәбенең 11 «Б» сыйныф укучысы.
III урын – Нуруллина Алия Илһам кызы, Түбән Кама шәһәре 32 санлы гимназиясенең 6 сыйныф укучысы. 

  • Рус телендә иҗат итүчеләр арасында:

8–12 яшь: 
I урын – Ибраһимов Кәрим Рөстәм улы, Казан шәһәре 12 санлы мәктәбенең 2 сыйныф укучысы.
13–18 яшь: 
I урын – Ковтонюк Эмилия Юрьевна, Казан шәһәре 121 санлы лицейның 7 “Д” сыйныф укучысы
II урын – Тукаева Зилә Альберт кызы, Башкортостан Республикасы Бәләбәй шәһәре Татар гимназиясенең 7 «Б» сыйныф укучысы.

ПРОЗА

  • Татар телендә иҗат итүчеләр арасында:

8–12 яшь: 
I урын  – Садрутдинова Мәрьям Рамил кызы, Ютазы районы 1 санлы Уруссу башлангыч мәктәбенең 2 «А» сыйныф укучысы.
II урын – Хәбибуллина Исламия Илнар кызы, Арча районы 7 санлы мәктәбе филиалы –  4 санлы башлангыч мәктәбенең 3 «Г» сыйныф укучысы.
13–18 яшь:
I урын –  Низамова Алинә Илһам кызы, Арча районы Апаз мәктәбенең 8 сыйныф укучысы.

Җиңүчеләргә – дипломнар, катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак.

Барлык җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз! Киләчәктә иҗади уңышлар телибез.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353