Татнетны үстерү фонды "Татар иле"нең Яңалыклар сәхифәсен алып бара башлады

Татнетны үстерү фонды бу елның 5 нче февраленнән башлап "Татар иле" татар социаль челтәренең "Яңалыклар" сәхифәсен алып бара башлады. Әлеге эшләрне башкаруда Фондка Татнет волонтёрлары ярдәм итеп килә. Хәзер яңалыклар татар һәм рус телләрендә генә түгел, ә инглиз телендә дә алып барылалар һәм фоторепортажлар белән дә баетылалар.

Әлегә яңалыкларның күпчелеге элеккегечә, авторлык хокукларын саклап, төрле чыганаклардан алына. Мәгълүмат урнаштырылган вакытта чыганакка сылтама күрсәтелә, мәкаләнең авторы хәбәр ителә.

Шул ук вакытта, Татнет волонтерлары ярдәме белән, дөньяның төрле почмагында эшләп килгән татар оешмалары һәм Татнетны үстерү фонды арасында элемтәләр урнаштырыла башлады. Киләчәктә әлеге оешмалар үз эшчәнлекләрен татар, рус һәм инглиз телләрендә "Татар иле"ндә яктыртып бара алачаклар.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353