Попечительләр советы 2014 нче елның I яртыъеллыгына Фондның эш планын кабул итте

2013 нче ел тәмамлану һәм яңа 2014 нче ел башлану уңаеннан 22 гыйнвар көнне Попечительләр советының чираттагы җыелышы узачагы турында без хәбәр иткән идек инде. Утырыш Г.Камал исемендәге татар дәүләт театры бинасының киңәшмәләр залында үтте, киңәшмәгә Попечительләрнең күпчелеге килде.

Көн тәртибе буенча иң беренче булып Фондның учредителе һәм директоры Раил Гатауллин чыгышы тыңланды. Ул узган ел кабул ителгән план буенча эш үтәлеше турында мәгълүмат җиткезде. Кабул ителгән план буенча 2013 нче елда түбәндәге эшләр башкарылган:

  • Интернет челтәренең үз сегментларын (Рунет, Казнет һ.б.) үстерү өлкәсендә коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмаларның эшчәнлекләре өйрәнелгән;
  • Интернет челтәренең Татарстан һәм татар телле сегментларына анализ ясалган, социаль челтәрләрдәге татар төркемнәренә мониторинг үткәрелгән;
  • Татнетны үстерү фондының рәсми сайты булдырылган, ул Татарстан Республикасының 2 дәүләт телендә (татар, рус телләрендә) эшләп килә;
  • "Татар иле" мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрен үстерү, ныгыту һәм таныту юнәлешендә эшләр алып барылган, "Татарстан", "Җирле үзидарә", "Местное самоуправление" журналларында мәкаләләр басылып чыккан, "ТНВ" һәм "ТНВ-Планета" телеканалларында татар интернеты һәм "Татар иле" проекты турында сюжетлар төшерелгән, "Болгар" радиосында Фонд эшчәнлеге яктыртылган, волонтерлар белән берлектә бөтен дөньядагы татар оешмалары белән хезмәттәшлек итү юнәлешендә эш оештырыла башлаган;
  • октябрь аенда Г.Камал театрында "Белем җәүһәрләре" IV Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелгән һ.б.

Моңа карамастан, Фонд эшчәнлеге әле чагыштырмача бик аз кешегә таныш, бу юнәлештә эшлисе эшләр шактый күп. Бу максаттан Фонд ВКонтакте, Татар иле һ.б. социаль челтәрләрдә махсус сәхифәләр булдырган һәм алга таба алар аша кулланучылар белән өстәмә эш алып баруны дәвам итәчәк.

2014 нче елда Фонд кулланучыларны Татнет белән таныштыру юнәлешендә тагын да активрак эш алып барырга планлаштыра. Өстә әйтеп кителгән юнәлешләрдә алып барыла торган эшләрдән тыш Фонд быел түбәндәге эшләрне башкарырга планлаштыра:

  • волонтерлар белән берлектә бөтен дөнья татар оешмалары белән Татнетны ныгыту юнәлешендә хезмәттәшлек итүне җайга салу;
  • быелдан башлап "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең учредителе буларак эш алып бара башлау, бәйгенең нигезләмәсенә үзгәрешләр кертү, яңа номинация оештыру (бу турыда бәйгенең рәсми сайтында һәм Фондның яңалыклар битендә якын арада хәбәр ителәчәк) һәм бәйгегә гаризалар кабул итүне тәэмин итү, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын югары дәрәҗәдә үткәрү;
  • Интернет челтәрендә татар телендә яңа файдалы интернет-проектлар оештырып җибәрүдә ярдәм күрсәтү, әлеге проектларга ярдәм күрсәтү максатыннан иганәчеләрне җәлеп итү буенча эш алып бару;
  • файдалы һәм нәтиҗәле эшләп килгән татар сайтларын бөтен дөньяга таныту юнәлешендә электрон һәм басма материаллар әзерләү;
  • "Татар иле" татар социаль челтәрен үстерү, ныгыту һәм таныту юнәлешендә белгечләр һәм волонтерлар белән берлектә актив эш алып бару;
  • Татарстанда эшләп килгән коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмаларның рәсми сайтларының татар телле версияләрен булдыру юнәлешендә эш алып бару;
  • татар интернетчыларын җыеп түгәрәк өстәл яисә конференция үткәрү, татнетчылар тарафыннан "мастер-класслар" оештыру;
  • тиешле процедуралар башкарылганнан соң, .tatar доменын популярлаштыру юнәлешендә эш алып бару һ.б.

Совет әгъзалары 2014 нче елның I яртыъеллыгына планны бертавыштан хупладылар, Совет утырышын ешрак үткәрергә тәкъдим белән чыктылар.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353