Интернет челтәренең яңа җәүһәрләре!

"Белем җәүһәрләре" бөтендөнья файдалы интернет-проектлар бәйгесе быел дүртенче мәртәбә татар интернетының иң яхшы һәм иң файдалы интернет-проектларын ачыклады. Җиде номинациядә үткәрелгән бәйгедә быел 68 интернет-проект катнашты. Алар арасыннан 34 проект финалга уза алды. Финалистларны һәм бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 14 октябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үтте.

Бүләкләү алдыннан алып баручылар бәйгенең жюри әгъзалары белән таныштырдылар, аннары бәйгенең кайбер статистикасы хәбәр ителде. Саннар исә елдан-ел куандыра бара. Быел бәйгегә катнашырга теләк белдереп 73 гариза килгән, 68 гариза кабул ителгән, алар арасыннан 34 интернет-проект финалга чыгу мөмкинлегенә ирешкән. Катнашучыларның нигезен Татарстан интернет-проектлары тәшкил итте, ә Франциядән катнашкан интернет-проект исә бәйгенең дипломанты исеменә лаек булды.

Тантана җыр һәм биюләр белән үрелеп барылды. Тантананы Гомәров Дәүләт җитәкчелегендәге "Мирас" бию коллективы "Самара татарлары биюе" белән ачып җибәрде. Җиңүчеләргә Диана Фәрхетдинова, Миндияр Шәймәрданов кебек яшь талантлар үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Тантананы "Яңа гасыр" телерадиокопаниясенең "Манзара" тапшыруын алып баручы Ландыш Хөсәенова һәм "Яшь ТНВ" каналының алып баручысы Рузәл Әхмәдиев алып бардылар.

Быел "Белем җәүһәре" исеменә барлыгы 5 интернет-проект лаек булды. Хәзерге вакытта бәйгедә катнашып "Белем җәүһәре" исемен алган барлыгы 19 интернет-проект бар.

Тантанага килгән финалистлар өчен сюрприз да булмый калмады. Татнетны үстерү фонды тәкъдиме белән бәйгегә яңа номинация кертелде. Ул - "Белем җәүһәре" исемен алганнан соң да интернет-проектын үстерүен дәвам иткәннәр өчен махсус "Җәүһәрләрнең җәүһәре" номинациясе. Андыйлар саны быел өчәү:

Әлеге номинация киләсе елларда да дәвам ителәчәк.

Җиңүчеләр исемлеге һәм тантанадан фоторепортаж белән бәйгенең рәсми сайтында танышырга мөмкин.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353