Ике йөзле дуска ("Моабит дәфтәрләре" шигырьләре)

Автор: 

Муса Җәлил (Муса Джалиль)

Укый: 

Алмаз Гәрәев

Киемем минем кырык ямаулы да,
Күңелем саф аның каравы.
Син купшы, тик тузган йөрәгеңнең
Җитмеш җиде төрле ямавы.

 28 ноябрь, 1943

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353