Алман илендә ("Моабит дәфтәрләре" шигырьләре)

Автор: 

Муса Җәлил (Муса Джалиль)

Укый: 

Алмаз Гәрәев

Синме соң бу — бөек Маркс иле
Һәм давыллы Шиллер ватаны?
Тоткын итеп сиңа китерде дә,
«Кол» дип, мине немец атады.

Әйт син миңа: утлы,«Рот Ффронт»лы
Көннәреңне кая югалттың?
Нигә мине — Клара әбисенең
Сөйгән улын кыйнап елаттың?

Шулай дипме сине белә идем,
Гёте белән шашкан чагымда?
Бетховенның кыю симфониясе
Ник яңрамый мәрмәр залыңда?

Хөр йөрәкле Гейне гашыйгына
Хуҗаң тимер богау кигезде,
Карл белән Роза каны тамган
Төрмәләрнең бозын имезде.

Мин күрмәдем синдә кояш нурын,
Баскан аны канлы тузаның.
Тик таныдым батыр Тельман яткан
Подвалларның авыр йозагын.

Шулай укмы Карл Либкнехтны
Һәм Розаны буып үтергән
Бурзайларың беркөн алып чыгып
Ыргытырлар мине күпердән?

Кая соң сез, Гейне һәм Марксны
Тыңлап үскән мәгърур егетләр,
Алар бакчасында үскән гөлләр,
Вильгельм Телль, Энгель кебекләр?

Арагызда кем бар — Цеткин улы,
Тельман егетләре кайсыгыз?
Ишетегез корыч ирек тавышын,
Төрмәләрне безнең ачыгыз!

Саф-саф булып тагын 19 нчы
Елгы төсле җырлап килегез.
Һәм күтәреп өскә уң йодрыкны,
«Рот Фронт» дип җавап бирегез.

Борыгыз муйнын комсыз карчыганың,
Кояш чыксын Алман җиренә.
Күтәрелсен Тельман трибунага,
Маркс, Гейне кайтсын иленә.

Арагызда кем бар — Цеткин улы,
Тельман егетләре кайсыгыз?
Ишетегез бөек хаклык сүзен,
Төрмәләрне безнең ачыгыз!

 Декабрь, 1943

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353