Попечительләр советының чираттагы җыелышы узачак

2013 нче ел тәмамлану һәм яңа 2014 нче ел башлану уңаеннан 22 гыйнвар көнне Попечительләр советының чираттагы җыелышы узачак. Әлеге утырышта 2013 нче елның II яртысында эшләнгән эшләргә анализ ясалачак, 2014 нче елның беренче яртыъеллыгына план кабул ителәчәк.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Фондның Попечительләр советы 2013 нче елда тагын ике кешегә артты - әлеге советка Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Фәттахов Энгель Нәвап улы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты әгъзасы, "Таттелеком" ААҖ генераль директоры Шәфигуллин Лотфулла Нурислам улы керделәр.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353