Габдулла Тукай апрель аенда татар интернетын ничек үзгәртте?

2016 ел - татар дөньясы өчен күренекле, истәлекле даталарга бай ел. Әле февраль аенда гына татар халкы каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен (тууына 110 ел) билгеләп үткән иде. Апрель аенда исә татар дөньясы, бик зур чаралар үткәреп, күренекле шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә.

Әлбәттә, әлеге чаралар интернет челтәрендә дә яктыртыла, булган мәгълүмат кайвакыт вирус тизлеге белән төрле татар сайтларында урын ала һәм күп кенә кулланучыларның игътибарын җәлеп итә. Еш кына андый вакытларда интернет челтәренең татар сегментында да яңадан-яңа интернет-проектлар дөнья күрә.

Габдулла Тукайның тууы белән бәйле чаралар һәм Габдулла Тукай шәхесе татар интернетына (Татнетка) ничек тәэсир итте соң? Татар интернетына игътибар никадәр артты? Габдулла Тукайның үзенә игътибар никадәр арткан?

Без анализ ясаганда статистиканы LiveInternet мәгълүматларына таянып алып барабыз. Әлбәттә, кайбер сайтларда әлеге счетчик урнаштырылмаган һәм аларның рейтингын билгеләве бераз авыр. Кайбер сайтларда, гомумән, статистика яшерен яисә алып барылмый. Шулай да, нәкъ менә LiveInternet базасында татар интернетын анализлап күзәтеп бару өчен иң күп мәгълүмат табарга була. Диаграммадагы сан әлеге ай башыда күпме кулланучы булуын күрсәтә.

Иң элек Габдулла Тукайның үзенә багышланган сайтны анализлыйк. Әлеге сайтка http://gabdullatukay.ru адресы буенча керергә була. Сайт татар, рус, инглиз телләрендә алып барыла. Чит илдәге татарлар өчен сайтның латин графикасындагы версиясе дә эшләп килә.

Соңгы берничә айда сайтка игътибар бермә-бер артты, соңгы көннәрдә кулланучылар саны белән ул Интертат.ру сайтын куып җитеп килә. Соңгы 30 көндә Габдулла Тукай белән кызыксынып аның рәсми сайтына 20 меңнән артык кеше кергән:

Шунысы кызык, статистикага караганда, сайтның күбрәк рус версиясен укыйлар. Бу яисә Тукай белән күбрәк рус халкы кызыксына, яисә татар халкы туган телен онытып бара һәм мәгълүматны күбрәк рус телендә кабул итә башлаган, дигән сүз. Ни генә булса да, Тукай белән кызыксыналар икән, димәк татар теле дә күпләрдә кызыксыну уятыр һәм бу кулланучыларны татар телен ныграк өйрәнергә стимул булыр, дип ышанасы килә.

Татар дөньясы җанланган чорда интернет челтәренең татар сегментында нинди җанлану күзәтелә? Хәзер татар телле сайтларга күз салыйк. Исегезгә төшерәбез, әлеге статистикада Казан регионы буенча саннар алынган. Сайтларның кулланучылар саны әлеге мәгълүматларга караганда күпкә артык булуы мөмкин.

Татнетта беренчелекне әле дә matbugat.ru сайты алып бара. Март белән чагыштырганда апрель аенда әлеге сайтта да, күп кенә башка татар сайтларында да үсеш күзәтелә.

Интертат агентлыгының сайты март-апрель айларында үсеш кичерә. Күптән түгел генә 20 мең кешелек барьерны алган проект бүгенге көндә 25 меңлек аудиториягә омтыла.

Гомуми күзаллау булсын өчен без Габдулла Тукайга багышланган сайтны да әлеге статистикада күрсәтергә булдык. Ул безнең диаграммада өченче урында.

Соңгы айларда республикабызның Арча районы массакүләм мәгълүмат чаралары шактый активлашкан иде. Безнең рейтингта алар апрель аенда да лидерлар арасында үз урыннарын саклап киләләр.

Март-апрель айларының күңелгә ятышлы күренеше - "Идел" һәм "Сөембикә" журналларының интернет челтәрендә популярлашып китүләре. Әлеге сайтлар кулланучылар арасында популярлык яулый башладылар һәм "Шәһри Казан" газетасына якынлаша баралар.

Игътибар иткәнсездер, гомуми ТОP - 250 сайтлар арасына кергән татар сайтлары саны арта бара, бүгенге диаграммада 18 сайтны күрә аласыз. Әлеге статистика нәкъ менә бүген - 26 апрель көнне алынды. 

Татар сайтлары артыр да, аларны тиздән диаграммада сыйдырып күрсәтеп булмас, дип курыкмагыз. Популяр татар сайтлары саны артсын, ә инде диаграммада матур итеп күрсәтү җаен һәрвакыт уйлап табып булачак!

Хөрмәтле кулланучылар! Интернет челтәрендә булган татар сайтларына көн дә керегез, үзегез дә татар сайтларын ясап карагыз, алар белән конкурсларда катнашыгыз, популярлаштырыгыз, танытыгыз. Татнет ныгысын, татар теле дә ныгысын! Бар да үзебездән тора!

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353