II Россиякүләм фәнни-гамәли конференция: «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр»

Хөрмәтле җәмәгать эшлеклеләре, фәнни-педагогик хезмәткәрләр, аспирантлар, студентлар!

Сезне Россия Федерациясендә Педагоглар һәм остазлар елы, Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында үткәреләчәк чаралар планын гамәлгә ашыру максатыннан һәм 21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан оештырыла торган «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» II Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга чакырабыз.

Конференциянең максаты – мәгълүмати һәм цифрлы технологияләр үсеше шартларында заманча җәмгыять, мәдәният һәм телләрнең яшәеше өлкәсендәге проблемаларны ачыклау, тикшерү һәм хәл итү.

Конференция Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Белем Академиясе, «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы, Казан шәһәренең 16 нчы татар-инглиз гимназиясе тарафыннан үткәрелә.

Конференциянең эш телләре – рус һәм татар телләре.

Конференция программасы түбәндәге фәнни юнәлешләрне үз эченә ала:

  1. Заманча мәгълүмати дөньяда телләрнең үзара тәэсир итешүе
  2. Хәзерге җәмгыятьтә телләр һәм мәдәниятләр диалогы
  3. Интернет челтәрендә тел һәм сөйләм
  4. Мәгълүмати медиакиңлектә массакүләм аралашу
  5. Тел һәм әдәбиятны өйрәнүдә һәм укытуда инновацион технологияләр
  6. Мәгълүмати һәм лингвистик куркынычсызлык проблемалары
  7. Мәгълүмати җәмгыятьтә медиакультура һәм әдәбият
  8. Шәхес һәм җәмгыятьнең үзара виртуаль хезмәттәшлегенең психологик аспектлары
  9. Заманча тәрҗемә итү мәсьәләләре.

Конференция ике этапта уздырыла:

  • I этап: 2023 елның 16 гыйнварыннан 6 февраленә кадәр – заявкалар һәм тезислар кабул итү. 
  • II этап: 17-18 февраль 2023 ел - конференция.

Конференциядә катнашу өчен 2023 елның 6 февраленә кадәр, https://forms.yandex.ru/cloud/63c263b502848f4f0bb495a2/ сылтамасы буенча анкетаны тутырырга, тезисны беркетергә һәм түләү квитанциясен беркетергә  кирәк. Конференциядә онлайн чыгыш ясау мөмкинлеге дә тәэмин ителәчәк.

Хезмәтләр конференция алданнан җыентык буларак басылып чыгачак.

Тулырак мәгълүмат беркетелгән Нигезләмәдә (рус һәм татар телләрендә).

Элемтә өчен: 8(843)215-20-20; e-mail: academy@belem.ru.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353