#әдәбимарафон онлайн-проекты тагын да ныграк колач җәяргә исәп тота!

1 март көнне гөрләп, матур итеп VI дөньякүләм #әдәбимарафон проектының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы да үтеп китте. Тантанага 300 (!) дән артык финалист килгән иде. Әле бер ел элек кенә катнашучылар саны бу саннан 10 тапкыр ким иде. Ә #әдәбимарафон хэштеглары саны 1 ел дәвамында 15 меңнән артып китте һәм саны буенча #татарча хэштегын куып җитте. Беренче марафонда Казан һәм якын тирә районнар гына катнашкан булсалар, әлеге марафонда катнашырга Омск һәм Ижау татарлары да килгән иделәр. Җиңүчеләр рәтендә Башкортстан Республикасыннан да татар әдәбиятын сөючеләр бар.

#әдәбимарафон проектына 2017 ел ахырында нигез салынган, аның оештыручылары - Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды. Марафон квартал саен үткәрелә, анда татарча китаплар укырга яраткан һәркем катнаша ала, ил һәм яшь чикләүләре юк!

Тантана республикабызның Лаеш шәһәрендә, район мәдәният йортында үткәрелде - LeDi Travel туристик компаниясе ярдәме белән Казаннан Лаешка автобуслар белән килү-кайту мөмкинлеге дә оештырылды.

Китап укучылар белән очрашуга тантанага дистәдән артык язучы килгән иде. Алар арасында Рабит Батулла, Ленар Шәех, Гөлсинә Галимуллина, Галимҗан Гыйльманов, Айгөл Әхмәтгалиева, Гүзәл Галләмова, Газинур Морат, Равилә Шәйдуллина, Рифат Сәлах, Эльвира Сафина һ.б. язучылар һәм танылган шәхесләр бар.

Чара башланыр алдыннан килгән кунакларга Лаеш районы турында яңа гына дөнья күргән видеоязма тәкъдим ителде. Тантананы исә Лаеш муниципаль районы башлыгы урынбасары Тимершина Илгизә Нәҗип кызы ачып җибәрде.

Тантана барышында язучылар һәм шәхесләр 343 марафончыга дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар, китап укучыларга үзләренең киңәшләрен бирделәр. Ике-өч сәгать эчендә язучылар һәм шагыйрьләр белән меңләгән фото дөнья күрде, автографлар куелган берничә йөз китап китап сөючеләрнең кулларына барып керде.

Татар китапларына аеруча Омсктан килгән Фагыйлә ханым Чумарова сөенде. Аның сүзләренә караганда, сатып алган һәм бүләк итеп бирелгән татарча китапларын үз шәһәренә төяп алып кайту өчен ул хәтта Казанда яңа зур чемодан сатып алырга мәҗбүр булган.

Тантана ахырында #әдәбимарафон проектын популярлаштыруда аеруча зур тырышлык күрсәткән марафончыларны аерым бүләкләү булды. Моннан тыш, проектның идея авторы Раил Гатауллин "Көчле кешеләр яисә ничек бар эшкә дә өлгерергә һәм уңышка ирешергә?" дигән темага мотивацион тренинг үткәрде.

Тантанадан кайбер фотоларны Фотогалереядән карый аласыз.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353