Әлеге заманча проект даими рәвештә әдәби әсәрләр уку гадәтен формалаштыру аша татар телен саклау һәм үстерү, Интернет челтәрен татар әдәби әсәрләреннән кызыклы һәм файдалы өзекләр белән баету, татарларда максат кую һәм максатка ирешү күнекмәләрен булдыру, татар халкын берләштерү, аны грамоталы һәм киң карашлы итү, халыкның рухын ныгыту, әдәби җәүһәрләрне буыннан-буынга тапшыру максатыннан үткәрелә. Әдәби марафон:
- гаиләдә туган (татар) телен сакларга теләгән әти-әниләр һәм әби-бабайлар,
- мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты буенча укучыларның белем сыйфатын арттырырга теләгән укытучылар һәм мәктәп җитәкчеләре,
- үздисциплинага һәм максатка/уңышка ирешергә өйрәнергә теләгән мәктәп укучылары, студентлар һәм бизнесменнар,
- китапханәләрдә китап укучылар санын арттырырга теләгән китапханәчеләр,
- Татарстаннан читтә татарларны бергә туплап татар җәмгыятьләренең эш сыйфатын яхшыртырга теләгән татар лидерлары,
- татар телен яхшы ук белмәгән һәм татарча әдәби китап уку аша татар телен яхшырак өйрәнергә теләгән кешеләр,
- халык белән даими эш алып барган һәм халык белән уртак тел табарга теләгән җитәкчеләр, депутатлар, министрлар һәм аларның урынбасарлары,
- татар аудиториясенә якынрак булырга теләгән җырчылар, артистлар, журналистлар, язучылар өчен аеруча файдалы булачак.
Проектта катнашу өчен гаризалар ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми берләшмәдә кабул ителә: https://vk.ru/adabimarathon.


