Бүген унынчы тапкыр #СәламәтИртә проекты башланды!

Сәламәт иртә проекты 2017 елдан башлап үткәрелеп килә, бүген аның унынчы сезонына старт бирелде. Проект кысаларында иртән иртүк торырга, гимнастик күнегүләр ясап алганнан соң иртәнге 8:00 кадәр йорт тирәли яисә якындагы паркка/болынга/кырга/стадионга барып ким дигәндә 15 минут йөгереп кайтырга кирәк. Проект барышында шулай ук 21 көн дәвамында йөгерүегезне фото/видео/трекер күрсәткечләрен урнаштырып дәлилләп барырга кирәк. 31 майда барлык катнашучылар Казанда җыелачак һәм финал чарасында катнашачак, дип көтелә (тулырак >>).

Бүген төгәл 80 кеше старт сызыгына басты. Сәламәт яшәү рәвешен сайлаган һәр катнашучыга чын күңелдән уңышлар телибез!

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2026. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420012 Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14
Телефон: +79600456353