Бүген, 2 мартта, Казанда хәйрияче һәм меценат Әсгать Галимҗанов исемендәге премия тапшырылды.
Чаралар 11 сәгать 30 минутта аның Казан Кирмәне диварлары янындагы хәйрияче һәйкәленә чәчәкләр салудан башланып китте, тантана үзе К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында үтте.
Быел әлегә беренче тапкыр тапшырыла торган премияне алырга теләк белдереп барлыгы 60 гариза килгән булган, шуларның 37се таләпләргә туры килгән. Алар арасыннан 5 оешма Әсгать Галимҗанов исемендәге премиягә лаек дип табылды. Алар:
- "Камалия" үзәге (Чистай шәһәре);
- Донор-Сёрч (Донорлар эзләү) оешмасы (Казан шәһәре);
- «Я СМОГУ» оешмасы (Баулы шәһәре);
- «Приют Человека» үзәге (Казан шәһәре);
- «Добрая Казань» оешмасы (Казан шәһәре).
Шулай ук 13 оешмага дипломант исеме бирелде, алар арасында Татнетны үстерү фонды да бар. Әлеге диплом безгә татар әдәбиятына кызыксыну уяткан һәм, гомумән, татар телен саклау юнәлешендә мәгърифәтчелек эшен алып барган өчен тапшырылды.
Премия тапшыру чарасы Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы һәм "Ак Барс Созидание" хәйрия фонды тарафыннан оештырылды. Чараның датасы Әсгать Галимҗан улы Галимҗановның туган көненә туры китереп билгеләнгән.






